Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якын арада Әлмәттә тәртип урнаштырырга вәгъдә итәләр

Эш шәһәр урамнарын кардан чистартуга кагыла.

Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков хәбәр иткәнчә, соңгы көннәрдә кар катламының биеклеге 40 сантиметрга җиткән.

Шәһәр территориясендә көн саен 75 берәмлек техника эшли. Бүгенге көндә 533 йортның 187се чистартылган, һәм хәл шәһәр автомобиль юллары идарәсе, шулай ук шәхсән Айнур Исхаков тарафыннан контрольдә тотыла. 

Шулай ук Айнур Рәсимович ишегалларындагы һәр йөк төягечнең идарәче компанияләр мастерлары тарафыннан контрольдә тотылуын, автомобиль юллары идарәсендә җыештыруны күзәтеп торучы җаваплы кешеләр булуын билгеләп үтте. Эшләр барышы турында бөтен мәгълүматны Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесенә җибәрәләр.

Айнур Рәсим улы ассызыклаганча, хәзер бөтен шәһәрдә тәртип урнаштыру бурычы тора. Әмма нәтиҗәләрнең тизлеге күп факторларга бәйле булачак: һава торышы капризларыннан башлап, йортларда яшәүчеләрнең җаваплы мөнәсәбәтенә кадәр. Машиналарны вакытында алсалар, юлларны тиз арада чистартачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса