Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республика конкурсында призлы урыннарны Әлмәтнең фиджитал-спортчылары алды

Конкурста 500дән артык кеше катнашты.

Татарстан башкаласында фиджитал спорт буенча республика турниры узды. Аны оештыруны ТР Рәис Рөстәм Миңнеханов хуплады, ә катнашучылар саны 500дән артып китте.

Әлмәтлеләр баскетбол, картинг һәм мини-футбол кебек дисциплиналарда җиңү өчен көрәштеләр.

Нәтиҗәдә, Әлмәт политехник техникумы студентлары Роман Нестеров, Хохрин Артур һәм Әлмәт һөнәри көллияте студенты Максим Куриловский баскетбол дисциплинасында алтын медаль яуладылар.

Картингтагы ярышларда бронзаны 25 нче мәктәп укучысы Данил Долгоруков алды.

Шулай ук мини-футбол буенча ярышларда өченче урынны  Камил Нуруллин, Әмир Идрисов, Алмаз Исхаков, Рамазан Алиев алды.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы телеграм-каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса