Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Беренчеләр хәрәкәте» форумы узды

Чара кысаларында районда хәрәкәтне үстерү өчен яңа карарлар һәм проектлар тәкъдим ителде.

15 декабрьдә "Адымнар-Әлмәт" полилингваль гимназиясендә 450дән артык активистны, юнәлеш лидерларын һәм Әлмәттә беренчеләр хәрәкәте остазларын берләштергән «Беренчеләр Советы» форумы узды.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге рәисе Тимур Сөләйманов форумның мактаулы кунаклары булды. Чара барышында хәрәкәт остазларына быел башкарган эшләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.

"Балаларның күзләре яна һәм мин Әлмәт районында "беренчеләрнең хәрәкәте» үсүен  дәвам итәр дип ышанам", - дип ассызыклады форум ачылышында район башлыгы Тимур Нагуманов.

Форумда тәкъдим ителгән иң яхшы идеяләр һәм проектлар 2024 елгы планга кертеләчәк. «Беренчеләр Советы» форумы Әлмәт районында беренчеләр хәрәкәтен үстерү өчен мөһим чара булды һәм яшьләргә үз идеяләре һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга мөмкинлек бирде, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хемәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса