Полиция хезмәткәрләре рейдларны дәвам итә
Татарстан полициясе хезмәткәрләре даими рәвештә җәмәгать транспортында битлек режимын бозучыларны ачыклау, шулай ук такси, сәүдә объектлары буенча рейдлар үткәрә.
Битлек режимын бозган өчен 1 меңнән алып 30 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазифаи затка - 10 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга – 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына.
⠀
Административ хокук бозуны кабатлаучы гражданнарга - 15 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазифаи затларга - 300 меңнән 500 мең сумга кадәр, юридик затларга 500 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф салуга китерә.
⠀
Моннан тыш, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы чит илләрдән һава транспорты белән килүче гражданнарга өч календарь көн эчендә COVID-19 лаборатория тикшеренүе узарга кирәклеге турында хәбәр итә.
⠀
Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибының 27.07.2020 чыккан 22 номерлы карары нигезендә, Россиядән читкә очучы гражданнарга дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында www.gosuslugi.ru теркәлергә һәм анкетаны электрон рәвештә тутырырга кирәк www.gosuslugi.ru/394604.
⠀
Чит илдән килгән көннән соң өч календарь көн эчендә ПЦР методы белән COVID-19 лаборатория тикшеренүе узарга һәм тиешле форманы тутырып, ЕПГОга тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштыру зарур www.gosuslugi.ru/400705/
⠀
Тикшеренү нәтиҗәсен алганчы, гражданнар яшәү (тору) урыны буенча үзизоляция режимын үтәргә тиеш. Әлеге таләпләрне үтәмәгән очракта административ җаваплылык карала. Әлеге җинаять эше буенча административ штраф салу күздә тотыла:
⠀
- гражданнарга 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр;
- вазифаи затларга 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр;
- юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы затларга 50-150 мең сум яки эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр административ туктатып тору;
- юридик затларга 200-500 мең сум яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа