Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт укучылары «армия» сафларын тулыландырдылар

Геройлар көне хөрмәтенә «Нур» психологик ярдәм үзәгендә Ватан хәрби-патриотик чарасы 4 нче һәм 6 нчы мәктәп укучыларының юнармиягә ант бирүләре узды.

Бу вакыйгага Әлмәт районы  башлыгы Тимур Нагуманов килде. Шулай ук чарада махсус хәрби операция зонасыннан ял итәргә кайткан хәрбиләр катнашты.

"Хәзер илнең героик үткәненә, булган вакыйгаларга хөрмәт күрсәтү һәм үсеп килүче буында үз ватаныңа мәхәббәт хисе тәрбияләү бик мөһим", - дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов.

 «Юнармия» бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтен торгызу инициативасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан яшь буынның патриотизм дәрәҗәсен күтәрү, Ватанга хөрмәт һәм мәхәббәт, яшьләр арасында әхлакый-сәламәт милләт тәрбияләүгә һәм Россия Федерациясенең оборона сәләтен ныгытуга юнәлдерелгән дәүләт һәм иҗтимагый инициативаларга ярдәм итү максатларында хупланды.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса