Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтле боз астына төшеп киткән икенче сыйныф укучысын коткарды

Автомобиль юллары шәһәр хезмәте хезмәткәренә Әлмәт районы башлыгы рәхмәт белдерде.

Әлмәттә бала чак кына үлми кала. Башлангыч сыйныф укучысы шәһәр күлендә боз астына төшеп китә. Аңа ярдәмгә Әлмәтнең автомобиль юллары идарәсе хезмәткәре Руслан Сабаев килә. Ир-атның тиз реакциясе аркасында малай исән һәм сәламәт кала. Бу хакта үзенең телеграм-каналында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

"Руслан Сабаевка битараф булмаганы һәм батырлыгы өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Аның гамәлләре баланың гомерен саклап калды!",- дип рәхмәт белдерде район башлыгы.

Тимур Нагуманов әлмәтлеләргә көзге бозның тотрыклы салкыннар башланганчы ныклы булмавын һәм мондый участокларда йөрү сәламәтлек өчен бик куркыныч булуын искәртте.

 

Әлмәт сусаклагычы

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса