Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәңге серле мәктәп илендә

Мәктәп... Бу сүз үз эченә күпне сыйдыра .

Кешенең иң матур балачагы, үсмер чагы, яшьлеге, тәүге мәхәббәте, якты хыяллары, зур тормышка юллама алу, - болар барысы да мәктәп белән бәйле. 

Һәрбер баланың мәк-тәпкә беренче тапкыр аяк басуы беренче сентябрь иртәсе - Белем бәйрәме белән башланып китә. Бу иртә кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да булырга мөмкин. Шулай да бу көн һәр кешенең күңелендә якты, матур бәйрәм булып истә кала. Белем иле юлыннан беренче адымын ясый бит бала, ки-ләчәгенә юл яра башлый. Ул матур итеп киенгән, бер кулында портфель, икенчесендә чәчәкләр, күңелендә - бәйрәм рухы. 

Еллар уза, канатлар ныгый, һәм канатларын җилпеп очкан кыр казлары кебек, мәктәпне тәмамлап чит җирләргә таралабыз. Аккан судай гомерләр дә уза. Гомер узган саен үткәннәргә ешрак әйләнеп кайта-сың, хатирәләрне барлыйсың, анализ-лыйсың. Бик еракта калган балачакка кайтып, сыйныфташлар белән очрашу, күрешү, сөйләшү гомерләрне озайта, көч өсти. 

Быел Елховой урта мәктәбен 35 һәм 45 ел элек тәмамлаучылар очрашуны бик тә үзенчәлекле итеп уздырдылар. Очрашу бер-берсен барлау, кемнәрнең очрашуда катнашачагын һәм очрашуның вакытын билгеләү, ягъни оештыру эшләре белән башланып китте. 

35 ел элек мәктәпне тәмамлаучылар очрашуны мәктәптә уздырырга карар кылдылар һәм аны ифтар мәҗлесе итеп уздырдылар, ә мәктәпне 45 ел элек тәмамлаган укучылар очрашуны корбан аена туры китереп мәчеттә уздырдылар. Һәр ике сыйныф та беренче эш итеп бакыйлыкка күчкән укытучыларны, сыйныфташларын зыярәт кылдылар, Коръән аятьләре укыдылар, каберләренә чәчәкләр салдылар. Аннан соң музейда булып, авыл тарихын барладылар. Ифтар башланыр алдыннан мәчеткә җыелдылар. Үзләрен укыткан барлык укытучылар да бу мәҗлескә хөрмәтләп чакырылган иделәр. Аларны машиналарга утыртып мәчеткә алып килделәр.

әчетнең имам-хатыйбы Искәндәр хаҗи бик тә үтемле вәгазь сөйләде. Аннан соң берничә кеше Коръән сүрәләрен укыды. Соңыннан үзләренә гыйлем бир-гән, бүгенге көндә инде бакыйлыкка күчкән барлык мөгаллим-мөгаллимәләрнең, сыйныфташларының исемнәрен атап, алар рухына дога кылдылар. Авыз ачып, ахшам намазын укыгач, мәчетнең ашханәсенә юнәлделәр. Мөгаллим-нәр исеменнән Дамир Шәйхетдин улы үзләре-нең рәхмәтен белдерде. 

мәктәп

45 ел элек мәктәпне тәмамлаучылар да мәктәп елларын, андагы кызыклы вакыйгаларны искә алып сөйләделәр. Соңгы очрашуда барлыгы 4 укытучы гына катнаша алды. 

Бу очрашулар күңелдә искиткеч яхшы тәэсирләр калдырды. Әйтерсең лә яшьлек елларыбызга әйләнеп кайттык. Йөрәгебезне, барлык тормышыбызны, яшәешебезне шушы эшкә багышлап ялгышмавыбызга шатланып утырдык. 

Шунысын да әйтәсе килә, кеше бүген картаймый. Бу - тормыш дәрәҗәсенең яхшылыгыннан киләдер. Икенчедән, һәрберсе зәвыклы итеп киенгән, артык шапырыну, ал-тын-көмешләрне ялтыратып мактану юк. Өченчедән, күбесе дин юлында һәм бу өлкәдә шактый мәгълүматлы. Коръән сүрәләрен мә-кам белән матур итеп укыйлар. Дүртенчесе, мөгаллимнәргә булган олы хөрмәт. Һәр чыгыш ясаучы төпле тәрбия, тирән белем биргән, зур тормышка тиешле югарылыкта әзерләгән өчен мөгаллимнәргә рәхмәтен әйтте. 

Бер-беребездән байтак аерылыша алмадык. Мәҗлес азагында затлы күчтәнәчләр биреп, йомшак «иномар-ка»ларда өйләребезгә кайтарып куйдылар.

Без, мөгаллимнәрне иң шатландырганы - һәрберсенең тормышта үз урыннарын тапканы, йөзләрендә бәхет чаткылары уйнаганы булды. Ничек итеп тапмасыннар, алар бит сабый чактан тырышып укып, эшләп үскән бу-ын. Ул чорда производство бригадалары эшләде. Бишенче сыйныфтан башлап һәр укучыга 5 сутый вак суган, 5 сутый эре суган, кишер, 30-50 сутый чөгендер бүленде һәм колхозның яшелчә бакчасы да мәктәп балалары өстендә булды.

Шуның белән беррәттән өй бакчасындагы суганнар да алар өстендә иде. Әниләренең чөген-дерләренә дә булышалар, комбайнчы ярдәмчеләре булып эшләүчеләр дә шактый иде. Шулай итеп, алар зур тормышка бай хезмәт тәҗрибәсе туп-лап, авырлыкларга чыдам булып үстеләр. Көз көне ике атна уку белән чөгендергә куып чыгаралар һәм беренче чирек азагында гына мәктәпкә әйләнеп кайта идек. Көзге салкын яңгырларда, аякны суыручы балчыкны ерып, чөгендер җыю, аларны кисү, машиналарга төяп озатуда укытучылар да, укучылар да баш күтәрми эшләделәр. Шуңа күрә тормыш авырлыклары аларны сындыра алмады. Алар көндәшлеккә сәләтле шәхесләр булып җитлектеләр, һәркайсы тормышта үз урынын тапты. 

Дамир Нәҗмиев
Елховой авылы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса