Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Әлмәт муниципаль районы Советының утыз икенче сессиясе һәм шәһәр Советы утырышы узды

Уртак сессиянең көн тәртибенә 20 проект кертелде.

Әлмәт муниципаль районы советының уртак утыз икенче сессиясе һәм шәһәр Советы утырышы 2 ноябрьдә район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә узды. Сессия эшендә район һәм шәһәр Советлары депутатлары, мактаулы гражданнар, хокук саклау органнары вәкилләре, Совет һәм Башкарма комитет җитәкчеләре, шәһәр активы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Сессиядә Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре бюджетларында 2023 елга һәм 2024, 2025 еллар план чорына үзгәрешләр каралды. Бу мәсьәлә буенча докладны районның финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина тәкъдим итте. Кертелгән үзгәрешләр район һәм шәһәрнең актуаль бурычларын һәм үсешен хәл итү өчен финанс ресурсларын нәтиҗәлерәк бүлеп бирергә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Советының "2023 елга Әлмәт муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фараз планы (программасы) турында"2022 елның 12 декабрендәге 178 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында доклад тәкъдим ителде. Доклад белән Әлмәт муниципаль районының җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитеты рәисе Ильвира Пузырева чыгыш ясады.

 

Сессия ахырында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов барлык катнашучыларны Әлмәтнең 70 еллыгы белән котлады һәм күренекле әлмәтлеләрне дәүләт, ведомство бүләкләре белән бүләкләде.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса