Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәһәргә җан өрүчеләр

Шәһәребезнең юбилейлы туган көнен билгеләп узган чорда ирексездән тарих битләренә күз салып, калабызның үткәнен һәм бүгенгесен чагыштырып утырдым.

Журналист булып эшләү дәверендә миңа төрле һөнәр ияләре белән очрашып сөйләшергә, төрле кешеләр турында язарга туры килде. Әлмәтне нефтьчеләр башкаласы дип атап йөртсәләр дә, минем өчен ул барыбер төзүчеләр каласы булып күңелгә кереп калды. 

Данлыклы ап-ак Чупай ташыннан салынган беренче йортлар бүген дә шәһәребез урамнарын бизәп, тарихи истәлек булып утыра бирә. Нефть Әлмәтнең барлыкка килүенә, үсешенә җан өрсә, төзүчеләр аны кечкенә генә бер авылдан заманча шәһәр дәрәҗәсенә җиткереп күтәрә алган. 

Төзүчеләрнең иң беренче кораллары көрәк, носилка, кирка булуын исәпкә алганда, аларның хезмәтен чын баһадирлар хезмәтенә тиңләрлек бит. Бу һөнәр ияләре арасында хатын-кызларның да булуы аеруча шаккатырлык. Сигезенче трестның данлыклы 41 нче төзү-монтаж идарәсе ташчысы, Хезмәт Даны ордены кавалеры Хәлимә апа Газизованы гына алыйк. Кышкы салкыннарда һәм җәйге челлә көннәрдә дә ачык һавада, кулына мастерогын алып, цемент катнашмасы белән җитез итеп кирпеч өеп, йорт стеналары күтәргән әлеге фидакарьнең исеме Әлмәт тарихы битләрендә аерым урын алып тора. 

Геройлар аллеясында Хәлимә Хисаметдин кызы Газизова истәлегенә аның бюсты да урнаштырылган. Шуны да әйтергә кирәк, Хәлимә ханым кебек төзүче, ташчы хатын-кызлар төзү-монтаж идарәләрендә бик күп булганлыгы билгеле. Тик ни өчендер алар турында белми, язмый калганбыз.
Артык тыйнак, гади булганнардыр инде алар.

Кайчандыр киң яланнар җәйрәп яткан тип-тигез урында йортлар, аннан соң микрорайоннар, балалар бакчалары, мәктәпләр, яңадан-яңа объектлар барлыкка килгән. Илленче елларда нефть чыганакларын үзләштерергә дип илебезнең төрле почмакларыннан халык агыла башлагач, иң беренче эш итеп аларны торак белән тәэмин итү бурычы куелган. Элек төзелгән бараклар, щитовой йортлар хәлне җиңеләйтмәгән. Ә менә кирпечтән күтәрелгән ике, өч катлы торак йортлар барлыкка килү һәм анда күченеп керә алу мөмкинлеге могҗизага тиң куаныч булган. Әлмәттә капиталь йортларны төзүгә иң беренчеләрдән булып 42 нче төзү-монтаж идарәсе керешкән. Легендар төзүче Рәшит Саттар улы Саттаров әлеге идарәнең алдынгы ташчылар бригадасына җитәкчелек иткән. Тимер-бетон плитәләрне җәйге чорда гына җитештерә торган булганнар, чимал аз күләмдә булганлыктан бу эштә тоткарлыклар барлыкка китергән. Җөйләрне кирпеч белән тышлау эше дә җәйге чорда гына башкарылган.  Шул рәвешле суык чорда төзелеш эше бөтенләй туктап торган. Бу проблеманы чишүдә Рәшит Саттаров үз фикерен белдергән. Кирпеч кладкасын күтәргәндә үк җөйләрне кирпеч белән тышлап барырга кирәк дигән тәкъдим керткән ул. Идарәнең баш инженеры Марсель Галиев әлеге фикерне хуплап алган. Шулай итеп әлеге ысул төзелеш эшен икеләтә тизләтергә мөмкинлек ачкан. Рәшит Саттаровичка тырыш хезмәте өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән. Шунда ук ул иң беренчеләрдән булып шәһәрнең мактаулы гражданины исеменә лаек була.
Марсель Сабир улы Гали-евның да төзелеш тармагына керткән өлеше зур. 1963 елда Әлмәттә эре панельле йортлар төзелеше башланып киткән чорда ул 51 нче төзү-монтаж идарәсен җитәкли. Алтмышынчы елларда комплекслы төзелеш ысулы кулланыла башлый, мисал өчен, 119 фатирлы торак йортлар 21 көн эчендә монтажлана торган булган. Алга таба отделкалаучылар, сантехниклар, электриклар эшкә керешкән. СМУ-51 оешмасын Әлмәттә күпләр белә. 

Әлеге данлыклы идарәнең бригадиры Павел Силантьевның да исеме күпләргә таныш. Силантьевның бригадасын хәтта Мәскәүдән килеп кинога да төшереп киткәннәр. Павел Михайловичка СССР Дәүләт премиясе лауреаты дигән мактаулы исем дә бирелә. Беренче поселок, беренче, икенче, өченче микрорайоннар барлыкка килүдә аларның өлеше әйтеп бетермәслек зур.

Әлмәтлеләр үзләренең геройларын белеп торсыннар иде. Шул илленче-алт-мышынчы еллардагы данлыклы җитәкчеләр һәм гади төзүчеләр, ташчылар, эшчеләр тырышлыгы белән күтәрелгән йортларда халык бүген дә матур гына гомер кичерә. Әлмәтнең юбилейлы туган көне уңаеннан әлеге шәхесләрнең исемнәрен телгә алып, аларның шәһәр үсешенә керткән өлешен билгеләп узасы килде. Әл-мәтлеләр бу данлыклы шә-хесләрне белеп торырга һәм алар белән горурланырга тиеш. 


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса