Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәр дә матурлыкка тартыла

Күңел ул күбәләк кебек, матурлыкны күрәсе килеп кенә тора.

Олы яшьтәге кешеләрне, иң беренче чиратта, үзеңнең олыгайган әти-әниеңне, туган-тумачаларыңны, күршеләреңне, юлыңда очраган өлкәннәрне ихтирам итсәң, игътибарлылык күрсәтсәң, Аллаһы Тәгалә дәрәҗәңне күтәрер, үзеңне дә олылар, диелгән бер хәдистә. Әлмәтнең «Ветеран» реабилитация үзәге хезмәткәрләре нәкъ менә шушындый изге эшләрне башкаралар. Алар шәһәр һәм район пенсионерлары, инвалидлары өчен сихәтләнү мөмкинлекләре генә тудырып калмыйча, аларның көнкүреш-тормышларын төрле концерт программалары, очрашулар белән бизәп, тормыш мәшәкатьләреннән арындырып торалар. 

Өлкәннәр көне кысаларында реабилитация үзәгендә Әлмәтнең 2 нче сәнгать мәктәбе педагоглары кунак булып, пенсионерлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен фоамираннан матур чәчәкләр ясау буенча мастер-класс оештырганнар. Фоамиран - синтетик материал, аны икенче төрле «пластик замш», «ревелюр», «фоам», «фом» дип атыйлар. Бу материалны Иранда уйлап тапканнар. Фоамираннан уенчык-лар, декоратив чәчәкләр ясыйлар. Җылынганда сузыла, теләгән формага керә. Аннан ясалган чәчәкләр чын чәчәкләргә бик охшаган. Әниләр көненә, Укытучылар көненә, туган көнгә, хәтта туйларга да бик күп сорыйлар икән аларны. Сәнгать мәктәбе укытучылары өлкәннәргә күрсәтергә үзләре ясаган кул эшләрен дә алып килгән булганнар. Фоамираннан ясалган чәчәкләр искиткеч матурлар. Мастер-класстан соң реабилитация үзәгенә йөрүчеләрнең һәркайсында да шундый кул эшләре белән шөгыльләнү теләге туган. Шушындый файдалы һәм күңелле очрашулар оештырганнары өчен өлкәннәр реабилитация үзәге җитәкчелегенә һәм сәнгать мәктәбе педагогларына рәхмәтләрен җиткерәләр һәм яңадан-яңа очрашулар теләп калалар. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса