Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң зур бәхет - парлап атлау гомер үренә

Ел саен октябрьнең беренче ун көне өлкәннәр декадасы буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан шәһәрдә һәм районда төрле бәйрәм чаралары дәвам итә.

Өлкән буын кешеләре котлаулар кабул итә. Әлмәт муниципаль районында илле меңләп  пенсионер яши. Алар  һәрберебез өчен зирәклек, белем һәм тормыш тәҗрибәсен саклаучы булып торалар.

Пенсионерларыбызның сәламәтлеген кайгыртуны, аларны төрле чаралар белән мавыктырып, тормышларын күңелле һәм кызыклы ясауны үз канаты астына алган «Ветеран» реабилитация үзәгенә баргач, бик матур гаилә белән танышырга туры килде. Ярты гасырдан артык бергә гомер кичерүче Хәлимә апа белән Касыйм абый Әхмәтовлар реабилитация үзәгенә сә-ламәтлекләрен ныгытырга инде өч ел рәттән килеп йөриләр икән. 

- Кая барсак та шулай гел бергә инде. Мин үзем Нурлат районы Киекле авылында туып-үстем, мәктәпне бетергәч Казан химия-технология институтына укырга кердем. Хәлимә белән шунда таныштык. Ул тулай торак ашханәсендә пешекче булып эшли иде. Егет чак, дәртле чак - бер күз кыстым да үземнеке иттем (көлә). Мин институтны тәмамлагач өйләнештек.  Эшкә юллама алып Әлмәткә килдем. Хәлимә бер каршы сүз әйтмәде, «син кайда, мин шунда» дип кенә куйды. Әлмәткә килеп төшү белән Миңлебай газ эшкәртү заводына эшкә урнаштым. Биредә башта оператор булдым, аннан соң установка начальнигы итеп билгеләделәр. Аннан соң инде җитәкче урынбасары  булып тордым. Заводта унике ел ярым эшләгәннән соң норматив-тикшеренү станциясендә (НИС) бер еллап хезмәт куйдым. Тормыш җилләре Коми АССРга да алып килде, монда инде мин нефть табу буенча оператор булып эшләдем. Аннан кайткач, дүрт еллап  Госгортехнадзорда, «Татойлгаз»да  хезмәт куйдым, - дип таныштырды үзе белән Касыйм абый Әхмәтов.

- Бар гомеребез шул хезмәт белән узды инде, Аллага шөкер. Касыйм белән икебезне Казан таныштырды, кавыштырды. Мин элеккеге Дөбьяз районы, хәзер инде Биектау районы, Кодаш авылыннан. Сигезенче классны тәмамлагач, Казанга  килеп 17 нче һөнәри училищега укырга кердем. Биредә пешекче һөнәрен үзләштердем. Касыйм белән Әлмәткә 1970 елда килеп төпләндек. Гомер буе шушы сайлаган һөнәремә тугры калдым. Башта Миңлебай газ эшкәртү заводы ашханәсендә, аннан соң Әлмәт торба заводыныкында хезмәт куйдым. Торба заводында сокращениега эләктем, шуннан «Татойлгаз»га күчәргә туры килде. Биредә административ-хуҗалык бүлегендә эшләдем,  пен-сиягә чыктым. Ходайга шө-кер, шуннан бирле ялда инде. Касыйм белән бергәләп ике малай үстердек, оныкларыбыз да бар. Торган фатирыбыз өч бүлмәле, бик иркен. Кыймылдарга бакчабыз бар, кирәкле әйберләрне утырткан булабыз инде шунда. Бишенче зират кырындагы «Автомобилист» бакчачылык ширкәте заманында гөрләп тора иде, юкка чыгардылар. Анда хәзер су да юк, будкаларны да җимереп бетерделәр. Рәхәт заманнар бар иде, шунда җирдә дә эшли, мунчалар да кереп ял итә идек. Әле ярый администрация анда йөрергә атнага өч көн автобус бүлеп бирә. Үткән ел бушлай йөрттеләр, быел проездной белән йөр-дек. Шулай Касыйм белән икәү тотынышабыз да чыгып китәбез. Бер-беребезгә иптәш. Олыгайганда парлап гомер кичерүләре үзе зур бәхет, - дип елмая Хәлимә апа.
Шулай матур, тату итеп гомер кичерү сере бер-береңне аңлау, тыңлау һәм бер-береңә юл куя белүдә, дип саный Әхмәтовлар. 

- Күбрәк хатын-кызга тыныч булырга кирәк инде. Берең кычкырганда дәшми калырга. Әби миңа «авызыңа тиз генә су кабып кил андый чакта» дип киңәш бирә торган иде. Әни инде «баргансың икән инде - таш булып ят» диде. 

Чыннан да, аллага мең шөкер, рәхәт яшибез, зарланырга урын юк. Хәзер инде күбрәк ял итәргә тырышабыз. Пенсиясен алабыз, ел саен эшләгән урыннарыбыздан акчалата ярдәм итеп торалар, санаторийларга юлламалар бирәләр. Барабыз, йөрибез.  Менә реабилитация үзәгенә киләбез, биредә бик яхшы карыйлар, рәхмәт үзләренә. Без инде үзебез кебек өлкәннәргә кеше арасында булырга, күбрәк хәрәкәтләнергә, тормышның ямен күреп яшәргә кирәк дип киңәш бирер идек, - дигән фикерен дә әйтеп куйды Хәлимә Әхмәтова.

Хәлимә апаның әйткән сүзләренә пенсионерларыбыз колак салмый калмас дип уйлыйбыз. Өлкәннәр көне белән сезне, Хәлимә апа, Касыйм  абый! Сәламәтлек, тигез һәм хәерле озын гомер телибез!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса