Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт таможня посты үз урынын һәм пропискасын үзгәртте

Казан һәм Әлмәт таможня постлары үз урыннарын һәм пропискаларын үзгәртте.

5 октябрьдән алар үз эшләрен яңа адреслар буенча дәвам итәләр, дип хәбәр итә Татарстан таможнясы матбугат хезмәте.

Әлмәт таможня посты «Татнефтеснаб» идарәсенең Әлмәт базасы территориясендә, Объездная урамы, 5 нче йорт, 1 нче корылмада урнашкан.

Бу постның эшчәнлеге  үз эченә республиканың 14 районын ала, шул исәптән алты шәһәр: Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Нурлат.

Таможня постлары тимер юл, автомобиль һәм авиация транспорт төрләре, халыкара почта җибәрүләре, шулай ук гражданнар шәхси файдалану өчен күчергән әйберләр һәм транспорт чараларын контрольдә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса