Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә юлларны кышка әзерләү турында сөйләштеләр

Әлмәттә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.

22 сентябрьдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов рәислегендә Әлмәт муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Көн тәртибендә тиешле структураларның җитәкчеләре һәм вәкилләре фикер алышкан берничә мәсьәлә бар иде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Валерий Гыйздәтуллин 2023 елның 8 ае йомгаклары буенча Әлмәт муниципаль районы территориясендә үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләде.

Валерий Гыйздәтуллин автомобиль юлларын ремонтлаганда һәм эксплуатацияләгәндә законнарны үтәү буенча юл күзәтчелеген гамәлгә ашыру эшенең уңай динамикасын билгеләп үтте.

Шәһәр автомобиль юллары идарәсе  директоры вазифаларын башкаручы Рафис Нуришанов һәм «Татнефтедор» ҖЧҖ АУАД баш инженеры Андрей Крылов 2023-2024 елларның кышкы чорында Әлмәт муниципаль районы автомобиль юлларын карап тотуга юл предприятиеләрен әзерләү турында мәгълүмат бирделәр.

Рафис Нуришанов 2023 елда башкарылган эшләр күләме турында хәбәр итте, шулай ук бүгенге көндә юлларны кышкы тоту белән мәшгуль булган юл техникасының әзерлеге планның 85% тәшкил итә, дип хәбәр итте.

Үз чиратында, Андрей Крылов предприятиенең кышкы сезонда ком-тоз катнашмасына ихтыяҗы 18 000 тонна, шулай ук чиста тоз 5200 тонна тәшкил итә дип хәбәр итә. Бүгенге көндә материалларга ихтыяҗның 53% ы әзерләнгән.

«Промтранс-А» путиООО бүлеге башлыгы Алексей Архипов Әлмәт муниципаль районы автомобиль юлларында урнашкан тимер юл кичүләренең техник торышы турында сөйләде.

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса