Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Паркларда кышкы программа нинди булырга тиеш» темасына ачык воркшоп узачак

Шимбә көнне, 30 сентябрьдә, «Нур» үзәгендә (Таһиров ур., 1) Әлмәтнең кышкы программасына багышланган ачык воркшоп узачак.

 11:30 сәгатьтә башлана. Катнашырга теләгән һәркем чакырыла, алар кышкы сезонда җәмәгать киңлекләрен тулыландыру һәм Яңа ел бизәлеше турында сөйләшүләр булачак.

Воркшоп форматы төркемнәрдә фикер алышу һәм идеяләр тудыруны күздә тота. Чара ике өлештән торачак: кереш һәм практик. Кереш өлешендә воркшопта катнашучылар шәһәрнең хәзерге кышкы программасы һәм аны кем гамәлгә ашыруы, бүгенге көндә нинди сораулар һәм проблемалар барлыгы турында беләчәкләр.

Практик яктан катнашучылар билгеле бер юнәлешләр буенча дүрт төркемгә бүленәчәк. Һәр төркемне Казан парклары һәм скверлары дирекциясе командасы әгъзасы модерировать итәчәк. Практика вакытында воркшопта катнашучылар Әлмәтнең кышкы программасы буенча сорауларны ачыкларга тырышачаклар, идеяләрне һәм тәкъдимнәрне теркәп барачаклар, шулай ук визуализация мисаллары белән мудборд җыячаклар. Соңрак һәр төркем үз проектын тәкъдим итәчәк.

Алга таба бу идеяләр паркларда кышкы программаны эшләү нигезенә салыначак, аның белән яңа гына оештырылган Әлмәт җәмәгать киңлекләре дирекциясе шөгыльләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, хәзер Әлмәтнең иҗтимагый киңлекләр дирекциясе командасына парк-менеджер позициясенә конкурс дәвам итә. Аны оештыручылар-Әлмәт районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты һәм Казан парклары һәм скверлары дирекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса