Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр өчен яңа ял итү урыны барлыкка киләчәк

Хәзерге вакытта Әлмәт сусаклагычы төзекләндерелә.

Сусаклагыч проекты 2022 елда кече шәһәрләр конкурсында җиңү яулады. Бу урында балык тотарга, шашлыкка җыелырга,  Зәй елгасы буйлап катамараннарда йөзәргә, спорт белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Анда шулай ук су янында яшәүче Кызыл китапка кертелгән хайваннар да бар.

Әлмәт сусаклагычы

Әлмәтнең тагын бер пляжы, ял итү һәм спорт өчен урыннары булачак. Хәзер пирслар һәм юллар әзер диярлек, яр буе яшелләндерелә. Киләсе елда проектның 2 чираты гамәлгә ашырылачак, ә план буенча 2024 ел ахырына төзекләндерелгән сусаклагыч янында ял итәргә мөмкин булачак.

Әлмәт сусаклагычы

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса