Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа автобуслар йөри башлады

Җәмәгать транспорты йөрешенә кагылышлы сораулар көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.

Укучыларның һәм студентларның җәйге яллары тәмамланганнан соң, автобус һәм троллейбусларга ихтыяҗ икеләтә генә түгел, өчләтә арта. 

Шәһәрдә яшәүчеләрдән тыш авыл кешеләренең дә транспорт белән тәэмин ителешенә кагылышлы сораулар моңарчы гел ачык кала бирде. Шушы көннәрдә, ниһаять, Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәме белән районга өр-яңа алты автобус кайтуы турындагы хәбәр авыл кешеләренең йөрәгенә май булып ятты. Матур, иркен, һәрберсе 73 кешене сыйдыра алырлык әлеге «Нефазлар»лар Рус Акташы, Мәмәт, Урсалбаш, Суркин һәм Кәләй авылларына йөри башладылар инде. Әлбәттә, әлеге транспорт чараларын кайтарту бер хәл, аларны карап, кирәк чагында төзәтеп торырга, ягулык белән тәэмин итәргә, шоферларга хезмәт хакы да түләргә кирәк бит әле. Шуңа күрә дә автобуслар «АПОПАТ» җәмгыяте карамагына тапшырылган булып чыкты. Нәрсә генә дисәләр дә, әлеге җәмгыять бүгенге көндә шәһәр яны маршрутларында биш йөз меңләп халыкны транспорт белән тәэмин итә бит. Предприятие җитәкчелеге дә тарифларны арттыру ягында түгел, киресенчә, шушы күләмдә саклап калуның мөмкинлекләрен эзләүгә өстенлек бирүе турында белдерде. 

Алга таба районда яшәүчеләрне транспорт белән тәэмин итү өчен тагын 7 ГАЗель кайтачагы да билгеле булды. Болары инде Новоникольск, Бишмунча, Миңлебай, Василь-евка, Колшәрип, Кузайкино һәм Бута халкына хезмәт күрсәтәчәк. 

Яңа маршрутларның йө-реше һәм уңайлылыгы турында Рус Акташы, Мәмәт, Урсалбаш, Суркин һәм Кәләй авылларында яшәүчеләрнең фикерләрен дә бик ишетәсе килгәнлектән, әлеге торак пунктларда яшәүчеләр арасында сораштыру уздырып алдык.

Мәмәт авыл җирлеге 
башлыгы вазифаларын башкаручы 
Артур Владимиров: 

- Автобус бик кулай. Мә-мәтлеләр өчен генә түгел, Чупай, Кичүчат торак пунктларында яшәүчеләр дә әлеге транспортның рәхәтен күрә - автобус каладан килгәндә шушы авылларга да кагылып чыга. Иртәнге якта авыл халкы автобуска утырып эшкә бара, кичке якта эштән кайта. Кичке автобус Әлмәттән 17.30 сәгатьтә чыга, бик уңайлы. Әлмәттән Мәмәткә автобус бәясе дә кыйбат тү-гел - 69 сум. 

Суркинлылар транспорт йөрешеннән нигездә канә-гать калсалар да, автобус тукталышын көйләүгә кагылышлы гозерләре бар икәнлеге билгеле булды. 

- Шәһәрдән шактый ерак яшибез. Автобус суркинлылар өчен бик кирәк. Авылга ул график буенча дүрт тапкыр килеп китә, моның өчен зур рәхмәт. Билет бәясе дә кулай - 80 сум гына. Иң соңгы рейс автобусы Суркинга 18.15 сәгатьтә килеп туктый. Бүгенге көндә ул авылга кадәр төшә, борыла торган урыны да бар. Тик бу хәзер генә шулай булачак, диделәр. Сентябрь аеннан соң авыл халкына автобуска утыру өчен кабаттан авылдан ерак булган урынга -  тау башына кадәр җәяү менәргә туры киләчәк. Автобуста күпчелек өлкән яшьтәгеләр, пенсионерлар йөри бит, бик кызганабыз инде аларны. Юл биек, транспорт хәрәкәте өчен куркыныч, дип аклана пассажир ташучылар. Бу мәсьәлә турында кайсы гына җитәкчегә, кайсы гына оешмага язмадык, транспортчылардан да юлны нормаларга туры китерүне үтендек - әлегә хәл ителгәне юк, - ди бертавыштан Суркин авылы халкы. 

Суркинлыларның үтенечен җитәкчеләр бәлки быел ишетерләр һәм юлны көзге пычрак, иң соңгы чиктә кышкы суыклар башланганчы тиешенчә төзекләндерерләр дип ышанып каласы килә.

Рус Акташы, Урсалбаш һәм Кәләй торак пунктларында яшәүчеләр дә яңа автобуслардан, маршрут графигыннан бик канәгать булып чыктылар. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса