Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелекле эш бездән кабат бердәмлек таләп итә

«Ассоль» кафесы каршында һәм «Мегацентр»ның 10 нчы павильонында оешкан штабларда бүген дә эш кайный Үзебезнекеләрне ташламыйбыз.

Волонтёрларның күбесе өлкән яшьтәгеләр, пенсионерлар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары, әниләре, туганнары.

Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле илебез иминлеген сакларга киткән якташларыбызга гуманитар ярдәм оештырып җибәрүчеләр  эшләрен бик актив рәвештә алып баралар. Берәүләр маскировка челтәрләре үрә, икен-челәре «Леший» костюмын тегәр өчен материалдан хәзерләмәләр ясый. Студентлар да килгәләп йөри икән. Шулай да җәйге-көзге чорда маскировка челтәрләре үрергә килүчеләрнең саны кимегән. Бүген инде барлыгы 15 кеше генә калган. Бу турыда безгә Рәмия Галимова хәбәр итте. 

- Әлбәттә, әлегә халык бакча эшләре белән мәшгуль булды. Күбесе отпускыда иделәр. Бәлки арыганнардыр да инде. Без әлмәтлеләрнең кабаттан, элеккеге кебек үк, бердәм булып, безгә кушылуларын теләр идек. Үзләре килә алмаганнар акчалата да ярдәм итә алалар. Безнең штабның ишекләре һәркем өчен ачык. Авыл җирлекләре дә баштарак бик актив эшләделәр, челтәрләрен үреп, безгә китерәләр иде, хәзер күренмиләр. 322 нче маскировка челтәрен үрергә керештек менә. Кичә генә госпитальләргә медикаментлар, подгузниклар, урын-җир әйберләре, инвалид коляскалары туплап Зәй каласына озаттык. Төп база шунда. Анда гуманитар йөк формалаштырыла һәм фронт яны госпитальләренә озатыла. Госпитальләргә бар нәрсә дә кирәк - калактан алып савыт-сабага һәм чәйнеккә кадәр. Сугышчыларыбыз белән элемтә тотабыз, нәрсә кирәк булуын алар безгә үзләре хәбәр итеп торалар. Сөйләшү барышында солдат егетләребез азык-төлеккә, кием-салымга ихтыяҗ кимегәнен, ә менә маскировка челтәрләренең, «Леший», снайперлар һәм разведчиклар өчен «Кикимора» костюмнарының, тактик носилкаларның аеруча соралган булганын хәбәр иттеләр. 

Элек челтәрләрне чүпрәк-чапрак, тукымалар кулланып эшләгән булсак, бүген инде без спанбонд материалын заказ белән кайтартабыз. Алар төрле төстә була, ниндиен сорыйбыз - шундыен китерәләр. Бер бобина 5 челтәргә җитә, бәясе ун мең сумлап тора. Аны әле кискәләргә кирәк. 

Элек кул белән кисеп утыра идек, хәзер, шәһәр паркында эшләүче слесарьлар станок ясап биргәннән соң, эшебез күпкә җайлы. Кабатлап әйтәсем килә инде, ничек тә булса эшебезне активлаштырырга иде, штабка килеп үрергә, тегәргә ярдәм итә алмаганнар акчалата ярдәм итә ала. Финанс ярдәме күрсәтүчеләрнең акчаларына тепловизорлар, генераторлар, балта, чүкеч, төзелеш материаллары сатып алып җибәрә торабыз. Моннан тыш Константин Тимиров командасы ясый торган коры ашлар өчен яшелчәләрне дә штабка китерәләр. Кышкы чорда без йон җепләр сатып алып, солдатларга оекбашлар бәйләргә теләге булганнарга таратып чыккан идек. Салкыннар башланыр алдыннан әлеге эшне кабаттан дәвам итәргә уйлыйбыз. Социаль челтәрләр аша әлмәтлеләргә бу турыда алдан җиткерәчәкбез. Хәрби госпитальләргә одеялларны, мендәрләрне шул рәвешле туплап Зәйгә озаткан идек инде. Аннан һәр атна саен бер машина махсус хәрби операция зонасына барып, гуманитар йөкне тапшырып кайта. Аллага шөкер, әйберләребез егетләребезгә барып җитә, СВО зонасыннан хәбәрләр даими килеп тора, - диде волонтёр ханым.

Әйе, әлеге операция озакка сузылды. Баштарак азарт белән тотынган «ярдәм» дә сүлпәнләнгән. Нинди генә булмасын, эш эш инде. Һәркайсыбыз андагы егетләр урынына үз улыбызны, иребезне, туганыбызны куеп карыйк. Безнең бит инде җаныбызга мүк үсмәгән.

 


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса