Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зайцев белән Юдашкин булу кирәкми

Оста.

Лидия Егорова, «Леший» һәм «Кикимора» маскировка костюмнарын тегүче:  
- Мине штабта яратып «бабуля Лида» дип кенә йөртәләр инде хәзер (көлә). «Алнас»та эшләдем, шуннан пенсиягә чыктым. Гыйнвар аеннан бирле шушы маскировка костюмнарын тегү белән шөгыльләнәм. Штабка килеп тә тегәм, өйдә дә шулар белән утырам. Тегү машинасы тынып тормый. Интернеттан төрле фасоннарны эзлим, аларны тегү техникасын үзләштерәм. Костюмны аерым да, бергә дә киярлек итеп ясыйм. Эльмира дигән волонтёрыбыз материаллар белән бик нык ярдәм итә, размерлар буенча кисеп тә бирә, ә мин өйдә аларны буйыйм. Ярдәмчеләрем дә бар. Егетләребез генә исән булсын инде. Үземнең улым да шул махсус хәрби операция зонасында бит. Штурм төркемендә хезмәт итә, хәрби бүләкләре дә байтак. Әле менә яралануы турында хәбәр килеп иреште, бераз кайгырып та алдым. Берүк исән-имин генә була күрсен инде. Үзем тегәм, үзем шул солдатларыбызга дога кылам, шуның белән үземне-үзем тынычландырам. Бар да яхшы булыр дип уйлыйм.
 
Аллаһының «амин» дигәненә туры килсен берүк. Фәндә дә бит «уйлар материальләшә» диләр. Чыннан да, маскировка костюмнары тегү өчен Зайцев яки Юдашкин булырга кирәкми. Теләк кирәк. Тегү машиналарыгыз тутыккан булсалар да, күңелләрегез тутыкмагандыр әле, җәмәгать. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса