Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл «чика»сы кайда да сынатмый

Заман белән бергә халыкның яшәү рәвеше, кәсеп-һөнәрләре дә үзгәрә. Блогер булуны бүгенге көн кәсебе дисәк, ялгыш булмастыр.

Газетабыз битләрендә авыллар һәм шушы торак пунктларда яшәүче халыкның тормышы-көнкүрешенә, истәлекле вакыйгаларга, шәхесләргә кагылышлы сәхифәләргә күбрәк урын бирергә тырышабыз. 

Авылда туып-үскән, шунда төпләнеп калган кешеләр - хөрмәткә иң лаек кешеләр. Алар белән очрашып, гади генә аралашып утыруы гына да үзе бер рәхәт. Һәм бу бернинди дә пафос түгел. Кечеме, зурмы ул торак пункт, аның төп байлыгы кешеләр бит. Авыл тормышы белән янып-көеп йөрүчеләргә мең рәхмәт булса, үзләренә кагылышлы вакыйгаларны гади һәм шул ук вакытта бик үтемле итеп яктыртып баручы язучыларга, шагыйрьләргә һәм, әлбәттә, заманча блогерларга да «афәрин!» дими ни дисең. Бу турыда редакциябездә кунакка килгән Әлмәт блогеры Альбина Вәлиева белән дә сөйләшеп, фикер алышып утырырга туры килде. Тормышындагы һәр мизгелне социаль челтәрләр аша матур итеп җиткерә белүче «деревенская чика» безгә икенче тапкыр кунакка килүендә үзенең ни өчен авылда яшисе килүе, ничек итеп читтән төзүчеләрне ялламыйча, үз кулларың белән йорт җиткерергә мөмкин булуы турында сөйләде, блогерлык эшчәнлегендәге алдагы планнары белән уртаклашты. 

блогер

- Авыл кызы булганлыктан, минем берәр авыл җирендә төпләнеп, йорт салып керү теләгем балачактан ук бар иде. Менә, ниһаять, әлеге хыялым чынга ашты. Колшәрип авылы аеруча күңелемә хуш килде инде. Бу торак пункт калага якын урнашуы, төзек һәм матур булуы белән җәлеп итте. Алла бирсә, октябрь аенда йортка күчеп, өй туйлары үткәрергә чамалыйбыз. Алданрак та күчкән булыр идек - газны сентябрь азакларында гына кабызабыз, диделәр.

блогер

Җир астыннан газны ике сәгатьтә керттеләр, ялгап, эретеп ябыштыру эшләре белән бергә булган вакыт бу, счетчиклар да куелды, ә менә документлаштыру эше ай-яй озак булды инде. Гомумән, йорт рәсмиләштерү берәр айга кадәр сузылды. Тегесе кирәк, бусы кирәк, кәгазь волокитасы инде. Коммуникацияләр ясау белән проблема булмады. Суга килгәндә, авылда үзәкләштерелгән су системасы да бар, шулай да скважинаны үзебез борауладык һәм дөрес эшләдек дип уйлыйм. Гомумән, авыл җирлегендә җәен су проблемасы гел килеп чыга бит инде. Без моны алдан ук чамаладык һәм суны үзебез казып кертергә булдык. Авылларда элек-электән үк һәрбер ихатада кое булган.

Бу - янгынга каршы тору чарасы да бит әле. Утлар да Колшәриптә «гөлт» итеп тора, ә менә яңа урамнарда юллар юк инде. Хатлар да язып карадык, «үз көчегез белән салыгыз» диделәр. Күпләр шулай эшли икән. Яши башлагач, алга таба теплица урнаштырып, җиләк-җимеш һәм башка яшелчәләр үстерүне планга кертеп куйдым инде. Алга таба кош-корты да булыр бәлки,  - диде Альбина. Сөйләшә торгач, блогерның үзенең эшчәнлеген сатучылык өлкәсендә дә үстерергә уйлап торуын белдек. 

блогер

- Хәзер бит инде күпләр маркетплейска чыга, шул уңайдан мин дә тәвәккәлләргә булдым әле. Ходай кушса, октябрь айларында билгеле бер сату мәйданына чыгам, нинди товар белән чыгасымны инде уйладым. Беләсезме, быелга нинди планнар, максатлар куйган идем - барысы да чынга ашты бит. Йортлы да булдык, кызым белән диңгездә ял да итеп кайттык, топ-блогерлар белән дә якыннан таныштым. Чирмешән районы Иске Кади авылында кабат икенче тур оештырып, блогерларга искитмәле күңелле очрашу, аралашу мизгелләре бүләк иткән өчен Равил Закировка зур рәхмәт. Блогерлар белән бергәләшеп җырлый-җырлый көтү кудык, сыер саудык, тирес түктек, сарай чистарттык - бар авыл эшен башкардык инде. Сөт тапшырырга баргач, аны нинди арзан бәягә сатып алуларына гына шаклар каттык. Авыл кешесенең күпме хезмәте кергән бит аңа югыйсә. Менә шулай, эшләдек тә, ял да иттек. 

блогер

Ике йөзләп авыл кешесенә  концерт куйдык, саф һавада ухалар пешереп, балыклар ыслап, җырлар җырлап утырдык. Көннәребез бик кызык, бик тиз үтте. Хәзер инде үзара аралашып торабыз. Мондый проектлар булса, алда да катнашачакмын. 

Блогер буларак, алда үземнең образны камилләштерү өстендә дә эшләргә кирәк әле. Кешеләр мине күрә, таный башладылар хәзер, шуның өчен Ходайга мең рәхмәт, - дип куанычын белдерде Альбина Вәлиева.

Блогер ханымга уңышлар юллыйбыз һәм аның яңадан-яңа һөнәрләр үзләштереп, авыл тормышына багышланган сәхифә-ләрен алга таба да шулай дәвам итүен телибез.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса