Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл халкына - лаеклы тормыш

Габдрахманлыларга чираттагы файдалы бүләк ясалды. Шимбә көнне, 16 сентябрьдә авылда күптән көтелгән чара булды - ремонттан соң сәүдә үзәге ачылды.

Сәүдә үзәгенә керү матур итеп бизәлгән, Кызыл тасма җәелгән, тантаналы музыка яңгырый. Халыкны авыл җирлеге башлыгы Ренат Мифтахов һәм Әлмәт районы идарәсе рәисе Җәлил Насретдинов сәламләде. 

Үз чыгышларында алар яңартылган сәүдә үзәгендә авыл халкы өчен дә, җирле эшмәкәрләр өчен дә уңайлы шартлар тудырылуын бил-геләп үттеләр. Авыл өчен бик мөһим булган әлеге инфраструктура объектын ремонтлау эше «СМУ-8» ҖЧҖ көче белән, меценатлар - Тәхаветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләре ярдәмендә башкарып чыгылган.

Тантаналы мизгел кызыл тасма киселгәннән соң, Габдрахман халкы эчкә кереп, сәүдә үзәгендә булган үзгәрешләрне лаеклы бәяләү өчен икенче катка күтәрелде. Икенче каттагы иркен, якты зал заманча павильоннарга бүленгән, аларда тиздән төрле товарлар ассортименты белән сәүдә итүче кибетләр урнашачак. Хәзер авыл халкына шәһәргә кибеткә барырга туры килмәячәк, барысы да якында гына - үз сәүдә үзәгендә булачак.

Сәүдә үзәге җитәкчесе Руслан Хәлимов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта арендаторлар белән килешүләр төзү процессы бара. Биредә даруханә, төзелеш материаллары, канцелярия товарлары, балалар уенчыклары, кием һәм башка товарлар кибетләре ачылачак.

Ул беренче айларда аренда хакы аз булачагына ышандырды, әмма киләчәктә дә ул шәһәрдәгегә караганда күпкә түбәнрәк булачак. 

-Безнең бурыч - авыл халкына кирәкле әйберләрне арзан бәядән сатып алырга һәм авылда эшләү өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирү, - дип ассызыклады сәүдә үзәге җитәкчесе. 

Венера Шәрәфиеваның монда үз матурлык салоны бар.

- Хатын-кызларыбызның сыйфатлы косметикадан гына файдаланып, үз-үзләрен карау хезмәтләреннән файдалана алуларын телим. Без монда ремонтка кадәр дә эшләдек. Чәчтарашханә ачарга планлаштырабыз, яңа процедуралар барлыкка киләчәк. Бездә бәяләр кызыклы булачак, - диде ул.

Эшмәкәр Лилия Баязитова сәүдә үзәге ачылганнан соң ук үз товарларын алып кайтты. Ассортиментта карават, сөлгеләр, өй киемнәре һәм башка күп нәрсәләр. Авылда яшәүче хатын-кызлар шунда ук аның товарлары белән кызыксыналар, тышкы киемнәрен киеп карыйлар.

- Мондый сәүдә үзәге безгә бик кирәк иде. Даруханә булуына без аеруча шат. Банкомат та урнаштырылыр дип көтәбез. Безнең Габдрахман-иң матур һәм төзек авыл, мондый игътибар һәм ярдәм өчен меценатларга рәхмәт. Аллаһы Тәгалә һәркемгә сәламәтлек бирсен! - авылда яшәүче Таслимә Кәримова үз тәэсирләре белән уртаклашты.

Габдрахмановода яшәү сыйфаты елдан-ел яхшыра бара, һәм һәр яңа социаль объект авыл халкы өчен тагын да уңайлырак һәм мөмкинлеклерәк алып килү.

 

Наилә Әл-Әюби

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса