Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның бәйрәм котлавы

Кадерле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Хөрмәтле тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Нефть һәм газ   сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Һәркайсыгыз үз хезмәт нәтиҗәләре белән горурлана ала, чөнки шәхсән сез чыгарган нефть һәм газ - Әлмәт районының гына түгел, гомумән, бөтен республиканың иминлеге һәм хөрлеге нигезе булып тора.

Быел без Татарстанда нефтьне эшкәртә башлауның 80 еллыгын һәм Ромашкино ятмасы ачылуның 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Меңләгән югары класслы белгечләр нефть-газ комплексы үсешенә үз өлешләрен керттеләр. Нефтьчеләрнең һәм барлык халыкның фидакарь хезмәте бәрабәренә Әлмәт Россиянең иң имин шәһәрләреннән берсенә әверелде. Елдан-ел төзегрәк һәм уңайлырак була бара. Барлык өлкәләрдә - мәгариф, сәламәтлек сак-лау, социаль яклау, мәдәният, иҗат һәм спортта да уңай үзгәрешләр дәвам итә. Шәһәрдә гаять күп программалар тормышка ашырыла, уникаль объектлар барлыкка килә, территорияләр төзекләндерелә. Һәм боларның барысы - нефтьчеләребезнең зур казанышы. «Татнефть» компаниясе гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән күп кенә программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру өчен ышанычлы терәк-таяныч булып кала бирә. Шәһәребезнең социаль мәсьәләләрен хәл итүдә һәрьяклап ярдәм күрсәткәне өчен «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Өлфәт улы Магановка аеруча зур рәхмәтемне белдерәсем килә.

Хәзерге казанышларга нигез салган тармак ветераннарына да эчкерсез рәхмәтләремне җиткерәм. Ватан файдасына хезмәт иткән, нефтьче һөнәренең бәяләп бетергесез кыйммәткә ия тәҗрибәсен үстергән һәм туплаган барлык кешеләргә зур рәхмәт. Аларга хөрмәтебез чиксез.

 Нефть тармагы белгечләренең профессионализмы һәм нәтиҗәгә йөз тотып эшләве һәрвакытта да районның тотрыклылыгына һәм әлмәтлеләрнең уңайлы тормышына илтүче ышанычлы нигез булыр дип ышанам.

Нефть-газ комплексы хезмәтчәннәренә нәтиҗәле хезмәт, куелган максатларына, яңа казанышларга ирешүләрен телим. Ә тармак ветераннарына - озак елларга җитәрлек ныклы сәламәтлек, оптимизм һәм иминлек юлдаш булсын. Барыгызга да чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, җан тынычлыгы телим! Бәйрәм белән!

Тимур Нагуманов,  Әлмәт муниципаль районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса