Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Магановның нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

Хөрмәтле коллегаларым, кадерле ветераннарыбыз, дусларыбыз!

Сезне ихлас күңелдән Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

2023 ел безнең өчен юбилейлар елы - Татарстанда нефть ятмаларын эшкәртә башлауга 80 ел һәм дөньядагы иң эре ятмаларның берсе булган, бүген дә республикабызда нефть чыгаруның яртысыннан артыгын тәэмин итүче Ромашкино ятмасына 75 ел.

Юбилейлы даталарыбыз артында - уникаль тарих, берничә буын нефтьче-ләребезнең язмышы. Җир астындагы бай хәзинә СССР халык хуҗалыгының әйдәп баручы тармакларын үстерүне тәэмин итте, Татарстан даннары бөтен илгә таралган производство рекордлары ватанына әверелде. Без гаять катлаулы шартларда тау токымнарын бораулап девонга кадәр тәүге юл яручылар, торбалар салучылар, заводлар төзүчеләр турындагы якты истәлекне кадерләп саклыйбыз. Кадерле ветераннарыбыз, сезнең үрнәгегез безне яңадан-яңа казанышларга рухландыра!

Нефть безнең алдыбызда нефть эшкәртү, нефть-газ химиясе, фәнни-техно-логик үзәкләр булдыру, биотехнологияләрне үстерү һәм башка бик күп киң колачлы проектларга юл ач-ты. Шушы дистәләрчә еллар дәвамында тупланган тәҗрибә һәм яңа компе-тенцияләр безгә иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Килеп туган барлык кыенлыкларга карамастан, «Татнефть» тот-рыклылыгын саклап кала, алга таба үсүен дәвам итә.

Нәтиҗәле производство эшчәнлеге социаль программаларны тормышка ашыру өчен ныклы нигез булып тора. Без йортлар, юллар, мәктәпләр, шифаханәләр, балалар бакчалары һәм парклар төзибез. Әйләнә-тирә мохит турында кайгыртабыз, үз төбәгебезне киләчәк буыннар өчен сак-лыйбыз! Һәм безнең барлык казанышларыбызда «Татнефть» Төркеменең һәр хезмәткәренең саллы өлеше бар. Бергә-бергә без көчле, бердәм-тату Команда. Нефть чыгаруда безгә арадаш предприятиеләр коллективлары, авыл кешеләре, төзүчеләр, укытучылар, табиблар һәм башка бик күп һөнәр вәкилләре дә армый-талмый ярдәм итә. Барыбыз бергә үз балаларыбызның бүгенгесен һәм бәхетле ир-тәгәсен тәэмин итәбез, тот-рыклы киләчәк өчен тормыш энергиясе булдырабыз!

Уртак нәтиҗәле эшчәнлегебез өчен барыгызга да зур рәхмәт! Һәрбарчагызга яңадан-яңа уңышлар,
ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Тагын бер кат бәйрәм белән, Нефтьчеләр көне белән, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса