Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанлыларны кыска эш атнасы көтә

29 августта эш көне бер сәгатькә кыскара.

Алдагы эш атнасы Татарстан халкы өчен кыска булачак, чөнки 30 августта Республика көне билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстан Хезмәт министрлыгы хәбәр итә.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә, 30 август — Татарстан Республикасы көне — төбәктә эшләми торган бәйрәм көне, дип искә төшерәләр ведомствода.

Бәйрәм көне алдыннан эш көненең яки сменаның озынлыгы Россия Федерациясе Хезмәт кодексына ярашлы рәвештә бер сәгатькә кыскара. 29 август, сишәмбе көнне дә шулай булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса