Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һава лачыны белән хушлаштылар

17 июльдә Краснодар краеның Ейск шәһәрендә Су-25 штурмовигы һәлакәткә очрап, Азов диңгезенә килеп төште.

Тренировка барышында оч-кычның двигателе туктап кала. Пилот соңгы минутка кадәр очкычын шәһәрдән читкәрәк алып китәргә тырыша һәм катапульта ясый. Биеклек аз булу сәбәпле, ул аякларын сындыра, парашют бауларында чуала һәм суга бата. Аны коткарырга тырышып карыйлар, тик ул һәлак була. Бу кайгылы хәбәр массакүләм мәгълүмат чараларыннан халыкка тиз арада килеп иреште. Вакыйганың герое - якташыбыз Тимур Самат улы Хисмәтуллин булып чыкты. 27 яшьлек очучы белән бәйле бу хәсрәтле хәбәр аның гаиләсен, якыннарын һәм барлык әлмәт-леләрне тетрәндерде.

Россия Кораллы Көчләре штурм эскадрильясы командиры, гвардия өлкән лейтенанты Тимур Хисмәтуллин белән хушлашу мәрасиме узган шимбәдә Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә үтте. Тимурны соңгы юлга озатырга аның гаиләсе, туганнары, дуслары, район җитәкчелеге вәкилләре һәм хәрбиләр кил-гән иде.  Анда чыгыш ясаучылар Тимур Хисмәтуллин турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. 17 нче мәктәп директоры Эльза Смирнова егетнең иң игелекле, иң акыллы, иң зирәк укучылардан берсе булуы турында дулкынланып сөйләде. Тимурның әтисе Самат Хисмәтуллин улын якын күреп, аны озатырга килгән һәрбер кешегә рәхмәтен җит-керде.

- Әйе, Тимур чыннан да чын ир-егет иде. Аны безгә биргән өчен Ходайга мең рәхмәт. Улым, син мәңге безнең йөрәкләрдә, тыныч йокла, - диде ул. Батыр очучыны 7 нче шәһәр зиратындагы Геройлар Аллеясында җирләделәр.

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Тимур Самат улы Хисмәтуллин Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) бүләкләнде.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса