Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алексеевск - Әлмәт трассасы төзелеше 102 млрд сумга бәяләнә

Автомобиль юлы тулысынча 2024 ел ахырында төзелеп, файдалануга тапшырылырга тиеш.

Алексеевск-Әлмәт түләүле автомобиль юлын төзү бәясе 102 млрд сумга бәяләнә. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов хәбәр итте, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

"Бу 2007 елдан алып барылган эшләрне исәпкә алып, аларны Фоат Комаров компаниясе башлады. Алар юлның бөтен участогында диярлек җир полотносы төзеделәр", - дип сөйләде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.

Алексеевск — Әлмәт трассасының гомуми озынлыгы Шәле (М7) — Баулы (М5) автомобиль юлы составында 145 км тәшкил итәчәк. Автомобиль юлын киләсе ел ахырында тулысынча төзеп, файдалануга тапшырырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса