Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында Кудаш-Кама-Исмәгыйль автомобиль юлы ремонтлана

Юлның гомуми озынлыгы 2,6 км тәшкил итә.

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Әлмәт районында Кудаш – Кама – Исмәгыйль автомобиль юлы участогында юл япмасы реконструкцияләнә. Участокның озынлыгы 2,6 км тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Чараны гамәлгә ашыру өчен төбәк бюджетыннан 51 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Бүгенге көндә юл хезмәтләре тарафыннан җир эшләре, өске катламны каплау һәм юл кырыйларын ныгыту буенча чаралар тәмамланган.

 

Фото: ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса