Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең Урсалы микрорайонында янгынны тулысынча сүндерделәр

Әлмәтнең Урсала микрорайонында Зәй елгасында камышларга ут каба.

Әлмәттә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә камыш янгынын сүндерергә туры килде.  16 июльдә, 13.08 сәгатьтә, Урсалы микрорайонындагы Дала Зәе елгасы кушылдыгы болыннарында янгын чыгуы турында хәбәр килә. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе хәбәр итә.

Һәлакәт урынына 50 кеше һәм 13 берәмлек техника, шул исәптән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 36 кеше һәм 8 берәмлек техника килә. 16: 35 сәгатьтә янгынны сүндерү мөмкин була, беркем дә зыян күрми.

 

 

 

 

Фото: РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса