Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пар канатлар каерылмасын, юлларыгыз аерылмасын!

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Әлмәт җирлегендә күркәм чара узды. Быел ул шәһәр пляжы биләмәләрендә оештырылды

Биредә  шимбә көнне 50, 55 һәм 60 ел бергә яшәгән парларны зурладылар. Алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүчеләр өчен гаҗәеп матур, ихлас, җылы бер бәйрәм булды ул!

Чарада 36 гаилә парын хөрмәтләделәр, районның ике гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырдылар, алтын юбилярларны тантаналы теркәү үткәрелде. 2023 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителүен исәпкә алып, бәйрәмдә мәгариф системасында хезмәт куйган 19 пар катнашты.

Гомумән алганда, Әлмәт районында 50 гә якын шундый пар үз һөнәрләренә тугры, балаларны яратучы, осталык серләренә ия гаилә булып тора. Аларны мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина  Павловская һәм Бөтенроссия мәгариф профсоюзының Әлмәт территориаль оешмасы рәисе Әзгам Хәйретдиновлар кайнар котлады.

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева исә Мортазиннар белән Лаптевлар гаиләләренә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшырды.

Галина  һәм Николай Лаптевлар 48 ел бәхетле никахта яшиләр. Лаптевлар династиясенең «Татнефть» системасындагы гомуми эш стажы гына да 108 ел тәшкил итә булып чыкты.

42 ел бер гаилә булып яшәүче Флера Гатуф кызы һәм Надил Кәрам улы Мортазиннар  бөтен гомерләрен мәгариф системасына һәм балаларны тәрбияләүгә багышлаганнар.  Надил Кәрам улы 36 ел стажы булган алыштыргысыз җитәкче, Яңа Михайловка мәктәбе директоры, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Флера Гатуф кызы исә 41 ел стажы булган укытучы. Ир белән хатынның төп казанышы һәм төп кыйммәте - аларның 2 баласы һәм өч оныгы.

Бер-берсенә сакчыл караш, мәхәббәт һәм үзара аңлашу - әлеге гаилә бәхетенең нигезе. Бу матур кешеләр районның яшь буыны өчен искиткеч ныклык һәм ярату үрнәге булып торалар.

Чарага Мәрзия Мирзаһит кызы һәм Илтөзәр Мәрдан улы Мифтаховлар гаиләсе дә чакырылган иде, алар күптән түгел үзләренең бәхетле алтын юбилейларын билгеләп үткәннәр. Бәйрәм барышында шушы  алтын юбилейны теркәү тантанасы узды. Алтын юбилярлар үзләренең гаилә берлеген Әлмәт шәһәренең Никахлашу сарае юбилярлары Мактау китабында имзалап ныгыттылар.

Мифтаховлар династия-сенең намуслы хезмәте өч гасырга тиң. Гаилә башлыгы Илтөзәр Мәрдан улы, техникумны тәмамлап, нефть һәм газ промыселларын җиһазлау буенча техник-механик дипломын алып, армиягә китә. «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең  мактаулы нефтьчесе, «Татнефть»нең сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау идарәсе начальнигы урынбасары «Татнефть» системасында 42 ел хезмәт куя. Тормыш иптәше Мәрзия Мирзаһит кызы «Әлмәтнефть» ида-рәсендә газ белән эретеп ябыштыручы булып эшли, аннары «Татнефть»нең электр цехында 35 ел эш бүлүче була, хәзер ул лаеклы ялда. Ир белән хатын эштә танышалар, туйны Кама-Исмәгыйльдә, кияүнең әти-әнисе йортында үткәрәләр. Бүгенге көндә балалары, оныклары өчен куанып яшиләр.

Бәйрәм  чарасы концерт программасы белән үрелеп барды. Гаиләләр өчен «Кружево», «Купава», «Ялкын» вокаль ансамбльләре,  баянчы Илнур Булатов, скрипкачы Андроник Мелконян, җырчылар Алексей Волков, Альбина Гайниева, Бибинур Маликова һәм Рената Кузьминалар чыгыш ясады.

Чарада күңелле дуслык атмосферасы хөкем сөрде. Тантаналы кичә Дәүләт Думасы депутаты Азат Фердинанд улы Ягафаров ярдәме белән узды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан чаралар шәһәр  паркында да үтте. Биредә күңел ачу уеннары, призлар уйнату, мастер-класслар оештырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса