Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең 14 ишегалды территориясендә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр тәмамланган

Быел барлыгы 41 ишегалды яңартылачак.

Туры эфир вакытында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үз территорияләрендә яшелләндерү белән шөгыльләнүче битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерде, шулай ук алардан киләчәктә дә шундый ук актив булуларын сорады.

Нагуманов сүзләренчә, быел халык үз йортлары янында җәмәгать киңлеген формалаштыруда теләп катнаша.

"Әлбәттә, идарәче компанияләр  ишегалларын карый. Ләкин без күрәбез, халык теләп, бераз энергиясен тотканда, бу искиткеч  эффект бирә. Ваемсыз булмавыгыз һәм тормышыбызны яхшырак, ә ишегалларыбызны матуррак итәр өчен көч куйганыгыз өчен рәхмәт", — дип билгеләп үтте район башлыгы.

"Бүгенге көндә аларның 14ендә ремонт эшләре тәмамланган, яшелләндерү һәм вак җитешсезлекләр буенча эшләр кала. 24 йортта интенсив эш алып барыла — анда инде  75% тан артык эш башкарылган", - дип хәбәр итте район башлыгы.

2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Республикада барлыгы 7 меңгә якын ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса