Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу елның 5 аенда Әлмәттә 49 юл-транспорт һәлакәте булган

Әлмәттә юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы узды

2023 елның 5 ае йомгаклары буенча Әлмәт муниципаль районы территориясендә үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләрен анализлау буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов рәислегендә узган утырышта фикер алыштылар. Утырыш эшендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия әгъзалары, предприятиеләр, шәһәр һәм районның юл хезмәтләре, хокук саклау органнары җитәкчеләре, транспорт предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Доклад белән беренче булып Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Лиманский чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2023 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт районы территориясендә 49 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 7 кеше һәлак булган һәм 49 кеше җәрәхәтләнгән.

Алдагы 5 елда иң күп юл – транспорт һәлакәтләре төбәк әһәмиятендәге юлларда, шул исәптән «Кузайкино – Нурлат» һәм «Әлмәт-Мөслим» юлларында булган. Агымдагы елның 5 аенда 16 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар катнашында 13 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 1 бала һәлак булган, 14е яраланган.

Ишегалды территорияләрен һәм квартал эчендәге юлларны ремонтлау һәм тоту турында «үсеш департаменты»  директоры Алексей Лазарев хәбәр итте. Узган 3 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча 459 күп фатирлы йортны үз эченә алган 223 ишегалды төзекләндерелгән. 2023 елда 83 йортны үз эченә алган 41 ишегалды төзекләндереләчәк. 2022 елда Гафиятуллин, Р.Фәхретдин, 8 Март, Бигәш, Әминов урамнарына капиталь ремонт үткәргәндә җәяүлеләр юлларында инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы шартлар булдырылган.

Аннары Түбән Мактама бистәсе башлыгы Рамил Бәдретдинов күрсәтелгән участокта җәяүлеләр хәрәкәтенең зур трафигы белән бәйле рәвештә Завод урамыннан 2 нче поликлиникага Сәнәгать урамы буенча җәяүлеләр кичүен җиһазлау мәсьәләсен карауга чыгарды.

Утырышның йомгаклау өлешендә гражданнарның мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә комиссиягә чыгарылган мәсьәләләр каралды.

Комиссия эш нәтиҗәләре буенча шәһәр администрациясенең функциональ бүлекчәләре белгечләренә каралган мәсьәләләрне хәл итү буенча тиешле йөкләмәләр бирелде.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса