Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яшьләр көне һәм чыгарылыш кичәсе үтте

Әлмәттә икеләтә бәйрәм булды.

24 июньдә Әлмәттә икеләтә бәйрәм-шәһәр чыгарылыш кичәсе һәм яшьләр көне үткәрелде. Бу вакыйгаларга багышланган чаралар 14.00 сәгатьтә башланды. Индустриаль скверда биючеләр өчен хип-хоп, джаз, фанк, хаус, дэнсхопл юнәлешләрендә батллар, мастер-класслар, фуд-кордлар, лаунж-зоналар булды. Кичкә таба "Юбилейный" спорт сарае янындагы мәйданчыкларда яшь буынның яшь һәм матур, амбицияле һәм кыю вәкилләре җыелды.

Бу быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары, быел алар 808! Иң яхшылары укытучылар белән бергә кызыл юл буйлап үттеләр һәм бүләкләү тантанасында катнаштылар.

Аларның шатлыгын уртаклашырга һәм мәктәпне тәмамлаучыларны котларга хөрмәтле кунаклар килде: Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева, район мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская.

- Кадерле 11 сыйныф укучыларыбыз! Сез бик бай, кызыклы, кайвакыт стресслы вакытта яшисез. Сезнең һәркайсыгыз үз юлын табар, үз һөнәрен сайлар һәм безнең республиканың, илебезнең киләчәге булыр дип ышанам. Без сезнең белән бик горурланабыз һәм беләбез, педагоглардан алган белемнәр, хезмәт һәм тырышлык һичшиксез уңышның нигезе булып тора, - дип ассызыклады Тимур Нагуманов.

Район башлыгы Татарстан Республикасы Рәисенә, «Татнефть» компаниясенә мондый масштаблы бәйрәм оештырганнары, яшь буынга ярдәм күрсәткәннәре, мәгариф системасын һәм тулаем районны үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Тимур Нагуманов педагогларга үз укучыларына биргән белемнәре һәм осталыклары, эшкә намуслы мөнәсәбәте өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тантаналы өлешнең иң күңелле мизгелләренең берсе 2023 елгы чыгарылыш укучыларын бүләкләү тантанасы булды. Барлык дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңүчеләрне, бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча йөз баллы нәтиҗәгә ия булганнарны хөрмәтләделәр.

Шулай ук Тимур Дмитриевич  укытучыларны бүләкләде. Сәхнәгә үсеп килүче буынны укытуга һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткән укытучылар күтәрелде, алар чыгарылыш укучыларын имтиханнарда югары нәтиҗәләргә һәм олимпиадаларда җиңүләргә китерде.

Бәйрәм  Австралия, «Дышать», Jamberry һәм Илгиз Шәйхразиев  катнашында концерт-күңел ачу программасы белән дәвам итте.

Бәйрәмнең хедлайнеры RU.TV 2022 ел премиясе лауреаты Escape булды.

Чара бәйрәм салюты белән тәмамланды.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса