Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

56 яшьлек ир котыру авыруыннан дәвалана

Быел җәй айларында гына да шифаханәдә 30-60 яшьлек өч ир-атка котыру авыруыннан профилактик прививкалар ясарга туры килгән.

Алар барысы да кыргый төлкеләр белән контактта булып чыккан. Өчесе дә Минзәлә районы кешеләре.

Шушы көннәрдә Минзәлә районында яшәүче 56 яшьлек ирнең шәхси йорты ихатасына көпә-көндез төлке килеп керә. Аның авызыннан күбек чыга торган була. Ир таяк ярдәмендә төлкене үтерә.

Төлке белән турыдан-туры контактта булмаса да, ирне Яр Чаллы шифаханәсенә алып китеп, котыру авыруыннан өч профилактик прививка ясыйлар.

Татарстанда агымдагы ел башыннан 7115 төлкене атканнар инде. Бу узган елгыдан 2,5 тапкырга күбрәк. Шуннан соң котыру буенча күрсәткеч кими төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса