Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов: Әлмәттә мәдәни ял итү урыннары тагын да күбрәк булачак

Әлмәт районы башлыгы бөтенроссия тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итте һәм халыкның сорауларына җавап бирде.

Әлмәттә район башлыгы Тимур Нагуманов белән туры эфир булды. Ул төзекләндерү объектын сайлау буенча онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләреннән башланды.

"Шәһәребезнең 5 төзекләндерү объекты арасында алдынгы позицияләрне шәһәр сусаклагычы (2-нче чират), шәһәр күле (3-нче чират) алды. Димәк, 2024 елда йөрү һәм мәдәни ял итү урыннары тагын да күбрәк булачак! Тавыш бирүдә катнашкан өчен һәр битараф булмаган кешегә рәхмәт белдерәсем килә", – диде Тимур Нагуманов.

"Безнең ишегалды" программасы буенча ишегалларын төзекләндерү темасы да күтәрелде, Тимур Нагуманов эш барышы турында мәгълүмат белән уртаклашты.

"29 йорт хәзер эштә, шул исәптән 7 йорт тәмамлану стадиясендә. Быел барлыгы 41 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Хәзерге вакытта барлык төп эшләр инде тәмамланган", - дип аңлатма бирде ул.

Шулай ук район башлыгы балалар сырхауханәсе артында урнашачак яңа форматтагы футбол манежы төзелеше турында мәгълүмат белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, анда күрше мәктәп балалары бушлай шөгыльләнәчәк, ә кич белән манеж коммерция нигезендә эшләячәк.

Эфир кысаларында Нагуманов триатлон буенча ярышлар турында сөйләде, алар хөрмәтенә Әлмәткә Россия триатлон Федерациясе Президенты Ксения Шойгу килде. Ул шулай ук киләчәктә Әлмәт триатлон өчен федераль база буларак карала, дип өстәде.

Чакырылган кунак - "Ватанны саклаучылар" дәүләт фондының республика филиалы социаль координаторы Ильга Ильдукова. Туры эфирда ул фондның эше турында сөйләде һәм шәһәр халкының сорауларына җавап бирде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса