Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сулыклар заманча төс ала

Калабызның күрке булган шәһәр күле биләмәләрендә кабат төзекләндерү эшләре башланып китте.

Финанслау «Уңайлы шәһәр мохитын формалаштыру» федераль программасы буенча алып барыла. 

Хәтерегездә булса, күлнең Болгар урамы буйлап алып барылачак төзекләндерү эшләренә 98,7 миллион сум күләмендә акча бүлеп биреләчәген хәбәр иткән идек инде. 

Шәһәр күле биләмәләрендә әл-мәтлеләрнең һәм килгән кунакларның иң яраткан ял итү урыны - пляж да урнашкан бит әле. Җәйге чорда бирегә көненә 300 гә якын кеше кызынырга, коенырга һәм гомумән көнен күңелле итеп үткәрергә дип килә. Шуңа күрә дә монда ял итүчеләрнең күңелен күрү өчен барлык уңайлыкларны да тудыру аеруча мөһим. Алга таба бу территориядә балалар өчен аерым зона булдыру, киосклар һәм кафелар төзү каралган. Җәяүлеләр йөрү өчен аерым юллар, машина кую урыннарын төзү дә планлаштырыла.  
Быелның февраль аенда «Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фонды шәһәр күлен төзекләндерү проектын тәкъдим иткән иде.

Әлеге проекттан күренгәнчә, яр буе пляждан башлап Шевченко һәм Болгар урамнары буйлап сузылачак. Шарлавыклы буаларның янәшәдә генә булуы биредә үзенә күрә тоташ заманча яшеллек каркасы булдыру мөмкинлеген ача. Проектны тормышка ашыру өчен шактый гына эш башкарырга туры киләчәк. Иң беренче чиратта су белән янәшәдә булган ут баганаларын һәм инженерлык челтәрләрен күчерергә кирәк.
 
Бу үз чиратында кешеләр куркынычсызлыгы өчен дә бик кирәк чара санала. Соңыннан күлне 12 төр суүсемнәр белән дә яшеллән-дерәчәкләр. Шәһәр күленең Болгар урамы буйлап уза торган икенче чираты дизайны нефть белән бәйле булачак. Шуңа күрә дә яр буйлап урнаштырылачак архитектур формалар кара төстә булачак икән. 

Төрле зоналарда тамчы формасындагы инстал-ляцияләр куелачак. Проект кәгазьдә бик матур, күңелгә ятышлы, тормышта тагын да шәбрәк булыр дип өметләнәсе генә кала. Яшеллек күп булачак, дип тә ышандыра проект-ны тәкъдим итүчеләр. Агачлар утыртып, суүсемнәрне урнаштырганнан соң, аларга тиешле тәрбия дә булыр дип ышанып калабыз, чөнки бүген Әлмәттә каралмаган, кибеп корыган агачлар шактый. Бу калабызны бер дә ямьләми.

Шәһәр күленнән тыш, калабызның сусаклагычын да быел зур үзгәрешләр көтә. Бу уңайдан 106 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгәнлеге дә мәгълүм булды. Сусаклагычның яр буенда кафелар, прокат урыннары, барбекю зоналары төзеләчәк. Балалар өчен аерым су коену урыны да булдырылачак. 

Башланган эш - беткән эш, диләр халыкта. Бүгенге кат-лаулы чорда шушындый зур төзекләндерү эшләренең рәхәтен күреп калырга, тыныч-имин тормышта гына яшәргә язсын инде берүк.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса