Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Студентлар отрядлары эшләргә әзер

Яшьлек - һөнәри белем эстәү чоры гына түгел, аралашу, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү һәм иҗади эшчәнлек алып бару чоры да

Боларның барысын да студентларга хезмәт отрядлары бирә ала дисәм, бер дә ялгыш булмас. Кайчандыр бик популяр булган, күпмедер вакыт тукталып торган студ-отрядлар хәрәкәте соңгы елларда кабат популярлык казана. 
Күпләр хәтерлидер, элегрәк алар төзелеш отрядлары дип атала иде. Ә менә 2004 елда исә студентларның хезмәт отрядлары барлыкка килде. 

Җәйге каникуллар чорында мәктәпләрдә, хаста-ханәләрдә, балалар бакчаларында, торак һәм производство объектларында, энергетика, транспорт, агросәнәгать комплексында һәм башка күп кенә тармакларда хезмәт куючы студентларның саны елдан-ел арта гына. Калабызда гына да инде 500 ләп кыз һәм егет студотрядлар составында эшчәнлек алып бара. Шушы көннәрдә аларга Татарстанның төрле почмакларыннан килгән яшьләр дә кушылды. Шул рәвешле Әлмәт җирлегендә студентлар отрядларының өченче хезмәт семестрына старт бирелде. 

Лениногорск, Бөгелмә, Чирмешән, Баулы һәм Азнакай районнарыннан килгән актив һәм хезмәт сөючән яшьләрне район башкарма комитеты җитәкчелеге, студентлар хезмәт отрядлары республика үзәге, «Татнефть» Хәйрия фонды вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар сәламләде.
 Очрашу барышында студентлар калабызның хезмәт объектларына юллама алдылар. Моннан тыш аларның һәрберсенә түләүсез һөнәри белем   алуга сертификат та тапшырылды. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса