Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетеңне син дә сынап кара

Газетага язылу ул бүгенге көн белән бер дулкында булу гына түгел, ә зур бүләк оту мөмкинлеге дә.

«Татмедиа» җәмгыятендә, матбугат редакцияләрендә төрле бәйгеләр оештырып, лотереялар уйнату матур бер гадәткә әйләнде. 

«Әлмәт таңнары» газетасын даими яздырып укып баручыларыбыз игътибар иткәннәрдер, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте үзенең басма газета-журналларын яздыручыларга шундый лотереялар уйнатуы турында рек-ламалар да биреп бара. 

Безнең даими укучыбыз Җүәйрә ханым Фазылова газетага язылучылар арасында үткәрелгән уенда катнашып кыйммәтле бүләк - гриль отты. Без аны ихластан зур җиңүе белән котлыйбыз, сәламәтлек, җан тынычлыгы, газетабызның даими язылучысы булып калуын телибез.

- Мин 1940 елда Югары Мактама авылында туганмын. Гомер буе газета-журналдан аерылмадым. Яшьрәк чакта 10 ар, 12 шәр төрле басма ала идек. Олыгая төшкәч сирәгәйде инде. Шулай да газета укудан туктаганым юк. Үзем шигырьләр, мәкаләләр дә язам. «Әлмәт таңнары»н беренче көненнән үк алдырам, башкаларга да тәкъдим итәм. Шәп газета! - ди Җүәйрә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса