Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баш мөхәррир сүзе

Матбугат чарасы гомер буе «зур дөнья» белән халыкны бәйләп торучы чара булган. Ул бүген дә шулай.

Ватсап, интернет әллә никадәр мәгълүмат бирә дисәләр дә, анда сине дә, күршеңне дә язмыйлар, язылганы да озак сакланмый. Газета исә бөтенләй башка. Ташка баскан язма - мәңгелек. 

Ярты елга безнең газетага язылучыларның да кабаттан язылу вакыты килеп җиткән. Никадәрле вакыйгалар, эш-гамәлләре белән тормышыбызны ямьләп торучы күршеләрегез, район тормышы, авыл сулышы, эшлекле сөйләшүләр, «телле-тешле» язмалар, ислам дине сәхифәләре яктыртылды. Яңа проектлар, авыл җирләрендә укучыларыбыз белән очрашулар барыбыз өчен дә көтеп алынган мизгелләр булды. Сездән килгән хәбәрләр, сораулар газетабызны җанлы аралашуга этәрде. Никадәрле яңа мәгълүмат, күңелгә җылылык, өмет өсти торган язмалар әзерләдек, хәсрәт-борчуларыгызны бүлештек, бер сулыш белән яшәдек. Аларны туктатырга ярамый. Чөнки телебез, милләтебез тормышы, яшәеше район вакытлы матбугатында чагыла. 

Хөрмәтле әбүнәчеләребез! 

2023 елның икенче яртыеллыгына газетабызга язылу дәвам итә. 

Сез үзебезнең газетага күбрәк язылган саен телебезнең, «Әлмәт таң-нары»ның саклануына өмет-ышаныч арта. Мәктәпләрдә татар телен кысрыклап чыгарган заманда татар телендә язылган, әйтелгән һәр сүз туган телебезне саклауда зур ярдәм. Туган телебезне без, татарлар, сакламасак, тагын кем саклар!? Безнең бит әйләнә-тирәбездә никадәрле яхшы кешеләр яши, игелекле эшләр эшләнә. Шулар турында, үзегезне борчыган мәсьәләләр турында языгыз, шалтыратыгыз. Без һәрвакыт сезнең белән. Тамчыдан күл җыела, ди халык. Һәр татар гаиләсе бер генә газетага язылса да, милләт өчен, татар матбугаты өчен нинди зур файда булыр иде. Узган ярты елда язылучыларга яңалар да өстәлер дип өметләнәбез. Сабантуйлар алдыннан өлкән яшьтәге әти-әниләрегезне, якыннарыгызны «Әлмәт таңнары» газетасына яздырып сөендерегез әле. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса