Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гади тел белән язарга өйрәттеләр

Редакциягә мин 2002 елда эшкә килдем.

Газетаның баш мөхәррире Гөлгенә Әхәт кызы Кәримова һәм «Әлмәт таңнары» ның зур, тату коллективы мине бик җылы каршы алды.

Ул чорда компьютер  һәр кабинетта  иде. Журна-листлар-ның  текстны оста  җыюларын күреп, мин куркуга да калдым. «Эшкә өйрәнә торсын, бераз тәҗрибә тупласын», дип мине авыл хуҗалыгы темасын алып баручы Рамил Сафиуллин белән бер бүлмәгә утырттылар. Рамил абый кулыма  зур машинка тоттырды. «Әйдә, барыбыз да шуннан башладык, баскалый  тор, кирәк булыр» дигәне әле дә хәтердә. Беренче мәкаләләрне мин шушы машинкада иҗат иттем. Рамил абый  янына «Знамя труда»ның журналисты мәрхүм Николай Смолькин да керә, ул да миңа үзенең киңәшләрен бирә, аннан бергәләп чәй эчә идек. Кабул итү бүлмәсендә озак еллар сәркатип булып эшләгән мәрхүмә  Нәсимә апа да хәтердән чыкмый. Нинди генә хәлләр булмасын, ул һәрвакыт үзен тыйнак, ипле тота иде. Эшли генә башлаган чорда гел бүлмәгә кереп хәлемне белешеп чыга иде.

Редакциягә укытучылыктан килгәнлектән, миңа мәгариф өлкәсен ышанып тапшырдылар. Тора-бара сәнәгать, икътисад, торак-коммуналь хуҗалык темаларын да яктырттым. Әле дә хәтеремдә, газетага үземчә яңалык кертәм дип, телефоннан нинди дә булса номер җыеп шалтыратам да, ир-атларга эләксәм: «Сезгә нинди хатын-кыз ошый: блондинкамы, әллә брюнеткамы?» дип сорау бирәм. Шактый гына кызык фикерләр тупладым да, материал яздым, ул газетада басылды. Шулай бервакыт бүлмәмдәге  телефон шалтырады һәм аннан  шактый ачулы бер тавыш: «Исмәгыйлева ул синме?» дип сорады. Куркып кына: «Әйе...», - дидем. «Син нәрсә анда телефонны чылтыратып ятасың, чишмәме әллә ул сиңа, телефон чылтырамый,  шалтырый ул – исеңдә тот, яме. Кем әйтте дисәләр, Әсгать абый Салахов әйтте диярсең!» - диде дә трубканы куйды. Уффф, ул вакытта курыкканнарым. Үзем бу кем булды икән дип уйлыйм. Янәшәмдә утырган Ландыш белән Эльза көләләр. «Әсгать абый – «Әлмәт таңнары»ның беренче мөхәррире. Ул шундый кызып китүчән, таләпчән, ләкин, кайгырма, үзе яхшы кеше, менә үзең күрерсең», - дип тынычландырдылар  мине. Биш минут та узмады, телефон кабат шалтырады.  Әсгать абый булып чыкты. «Резеда, бу Әсгать абыең әле, син ни, мин әйткәнне күңелеңә авыр ала күрмә берүк, болай материалың яхшы язылган, укырга да бик кызык. Тик безнең «Әлмәт таңнары» телефоны чылтырамый, исеңдә тот, бу безнең стиль түгел. Уңышлар сиңа», - диде ул. Олыгаеп, узган ел бакыйлыкка күчкән Әсгать абыйның миңа әйткән киңәшләре, теләкләре күп булды.  Бу олпат шәхескә хөрмәттән һәм рәхмәттән башка сүзем юк.

Элек һәрбер журналист-ның үз темасы бар иде. Хәзер алай түгел. Редакция ул елларда чын мәгънәсендә шау-гөр килеп торды – көн саен кызыклы вакыйгалар, билгеле шәхесләр, җитәкчеләр,  язучылар белән очрашулар... Районда һәм шәһәрдә узган чаралардан кайтып җитүгә үк  җаваплы сәркатип Зөлхәбирә апа Әхмәтшина килеп кереп, булачак материалның нинди күләмдә булырга тиешлеген искәртеп чыга, ә язып аңа тапшырганнан соң, текстта булган хаталарны төртеп күрсәтә. «Тапталган сүзләрдән кач,  кабатлама, гади, халыкчан итеп язарга тырыш, укырга рәхәт булсын», - ди иде ул. Зөлхәбирә апа - чын мәгънәсендә иҗат кешесе,  матур сөйли, юморга оста шәхес. Ул  «әйбәт язгансың, миңа ошады» дисә, без ул вакытта әле яшь журналистлар – мин, Ландыш Гыймаева, Эльза Гобәйдуллина бик куана идек. Материалны язганда тәҗрибәле һәм абруйлы журналистлар Ирина Апачаева, Илүсә Нәбиуллина, Рамил Сафиуллин янына кереп, аларның киңәшләрен сорый идек. Ул чорда газета атнасына ике тапкыр чыгуга да карамастан, барысына да өлгердек. Язган «шедеврларыбыз»ны  корректорларга да  ышанып тапшырдык. Грамоталы, үткер күзле, үз эшләренең остасы Гөлфия Әхмәтханова һәм мәрхүмә  Роза Ахунова  хаталарны тиз табалар, «утлы таба»га да бастырып алалар, соңыннан бар төгәлсезлекләрне җиренә җиткереп төгәллиләр иде. Шул язган материалларны газета полосаларына матурлап һәм кагыйдә буенча салу – үзе бер иҗат. Бу эшне талантлы, тәҗрибәле Фәйрүзә Хәкимова  һәм Айгөл Шәяхмәтова башкардылар.

 Шулай матур эшләдек, матур яшәдек. Әлбәттә, төрле чаклар булды, тик шуңа да карамастан, миннән чын журналист ясаган «Әлмәт таңнары» редакциясе коллективы күңелемә аеруча якын һәм кадерле.

 

Каләмдәшләрем белән  эшләгән елларны оныту мөмкин түгел. Һәрвакыт зәвыклы итеп киенгән, шуның белән башкаларга да үрнәк күрсәткән,
коллектив матди яктан да, рухи яктан тулы тормыш белән яшәсен дип
янып-көеп йөргән баш мөхәррир Гөлгенә Әхәтовнага аеруча зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Лаеклы ялда
булган ветераннарга һәм иңгә-иң куеп эшләгән  хезмәттәшләремә исәнлек һәм имин тормыш теләп калам. Бәйрәм белән сезне барыгызны да!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса