Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзгәрешләр аны куркытмый

«Бернидән дә курыкмыйча яңаны сынап карау» - «Ямашнефть» идарәсенең нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехыннан газ җыю буенча оператор Татьяна Салихованың тормыш девизы әнә шундый.

«Авыл хуҗалыгы производствосы бухгалтеры» белгечлеге буенча укуын тәмамлаганнан соң, ул Әлмәт элемтә бүлекчәсендә бухгалтер-кассир булып эшли. Эше ошый да, әмма ләкин Татьянаның үзен нефть-газ тармагында сынап карыйсы килә башлый.

2001 елда ул эшчәнлек өлкәсен үзгәртергә карар итә һәм «Татнефтегазпереработка» идарәсенә топография-геодезия һәм маркшейдерлык эшләрендә үлчәүче булып эшкә урнаша. Акрынлап нефть чыгаручы һөнәренең нечкәлекләре турында һаман саен күбрәк белә бара. Унбиш ел үлчәүче булып эшләү аңа һичнинди авырлыкларсыз газ җыю операторы вазифасына кү-чү мөмкинлеге бирә. Тать-яна сөйләве буенча, яңа эшчәнлек кыры аңарда  тагын да күбрәк кызыксыну уята.

Бер ай да үтми, «Татнеф-тегазпереработка»да реструктуризация булу сәбәпле аларны тараталар. 2016 ел ахырында Татьяна Сергеевна бүленеш буенча «Ямашнефть» идарәсенең нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехына газ участогына эләгә, һәм менә инде җиденче елын ул шунда эшли. Үзгәрешләрдән курыкмыйча, яңа урында яңа эшне бик тиз үзләштерә.

- Үзеңне нинди дә булса яңа эшчәнлектә сынап караудан курыкмаска кирәк. Әлбәттә, яңа урынга күчү белән эш күләме күбәйде һәм җаваплылык та артты, ләкин миңа барысы да ошый, үз һөнәремне яратам, - ди Татьяна. - Эшкә бик теләп йөрим, чөнки коллективыбыз искиткеч яхшы, җитәкчелек тә безне һәрчак хуплый.

Бүгенге көндә Татьяна Салиховага промысел газүткәргечләрен урап узу буенча гомуми озынлыгы 19 км булган өч маршрут беркетелгән. Аларда конденсат җыю узеллары, күчерү җайланмалары, газ тараткыч шәмнәр һәм башка җир өсте җиһазлары күп урнашкан. Боларның барысын ул җәйге вакытта җәяү, ә кышын чаңгыда уза, бу исә шактый физик көч таләп итә.

Спорт белән шөгыльләнү - мәкалә героеның тагын бер мавыгуы. Үлчәүче эшендә дә, оператор эшендә дә зур чыдамлык таләп ителә, шуңа да чаңгыда йөрүдә һәм узышуда ул теләсә кайсы яшь хезмәткәрне шактый артта калдыра ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул үз балаларын да сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итә. Алар өчәү. Барысы бергә чаңгыда шуалар һәм төрле спорт чараларында катнашалар.

- Спорт белән шөгыль-ләнергә яратам. 15 ел элек шөгыльләнә башлаган идем, хәзер инде үземне ансыз күз алдына да китерә алмыйм. Спорт - ул сәламәтлекне саклауның һәм үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләүнең иң яхшы ысулы, - ди әң-гәмәдәшем.

 

Татьяна Салихова гаҗәеп яхшы остаз да. Бүген ул газ җыю буенча яшь оператор Рафаэль Рәхмәтуллинны эшкә өйрәтә. Ике атна инде алар бергә обход ясыйлар. Татьяна Сергеевна үз тәҗрибәсе белән уртаклаша, теге яки бу җиһаз, эш кораллары белән ничек дөрес эш итәргә, нәрсәгә аеруча зур игътибар бирергә кирәклеге турында сөйли.
 

- Балаларга да үз эшем турында еш сөйлим. Улым хәзер техникумда укый, минем эзләрем буенча китәргә - институтка нефть-газ юнәлеше буенча укырга керергә җыена, - дип сөйли ул горурлык хисләре белән. - Безгә эшкә күбрәк яшьләр килсен иде дип телим. Аларны бик теләп эшкә әзерләр идек, - ди Татьяна. - Безнең оператор эшен дәвам итсеннәр өчен лаеклы алмаш үстерәсе килә.

Розалия Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса