Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт башлыгы махсус операция зонасына 12 тонна гуманитар йөк илтте

Җиңү көне алдыннан ТР Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов команда белән бергә махсус операция зонасында булган сугышчыларга 12 тонна гуманитар ярдәм күрсәтте.

Йөк составына беренче кирәкле әйберләр, тепловизорлар, генераторлар, бензопилалар һәм ике автотранспорт чарасы Шевроле Нива һәм УАЗ кергән.

"Һәр килограмм йөк йөзләгән битараф булмаган кешеләр, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан җыела. Моның өчен һәркемгә аерым рәхмәт!", - дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

Әлмәт районы башлыгы билгеләп үткәнчә, һәр шундый сәфәрдә ул командование белән очраша. "Мондый аралашу яхшырак нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә", — дип аңлатты ул.

Шулай ук Нагуманов билгеләп үткәнчә, сәфәр сугышчылар белән очрашуларсыз үтми, аларга исемле посылкалар һәм туганнарыннан, якыннарыннан кайнар сәламнәр тапшырыла.

"Ял вакытында өйдә хәрбиләр белән очрашканда, без һәркемне тыңларга һәм юлга кирәкле бар нәрсәне җыярга тырышабыз. Әмма, теге яки бу полк урнашкан урынга турыдан-туры килгәч, ярдәмнең мөһимлеген аңлыйсың. Сугышчыларга рәхмәт чиксез! Алар безнең геройлар!"- дип уртаклашты район башлыгы.

Әлмәт районыннан махсус операция зонасына 70 тоннадан артык гуманитар йөк киткән.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса