Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында 785 Бөек Ватан сугышы ветераны яши

Хәзерге вакытта республикада 14 277 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

Әлмәт районында хәзерге вакытта 785 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шуларның 12се – Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Соңгы өч елда 894 ветеран вафат булды.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 14277 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

"Соңгы биш елда Бөек Ватан сугышы ветераннары саны өч тапкырдан артыкка кимеде", – диде Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Министр сүзләренчә, 2018 елда республикада 46 381 ветеран яшәгән. Агымдагы елның 25 апреленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 59 инвалид һәм 172 Бөек Ватан сугышында катнашучы, шулай ук 68 сугыш катнашучысы исәпләнә.

Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннары арасыннан республикада «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән 95 кеше, концлагерьларның 102 балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, 10218 тыл хезмәтчәннәре, 1614 инвалид тол хатыннары һәм сугышта катнашучылар, бер үк вакытта ике категориягә караган 1949 граждан яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса