Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы хәрбиләр белән очрашты

Очрашуда хезмәт барышы һәм көнкүреш проблемалары турында фикер алыштылар.

Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу булды.

Очрашуда  хезмәт барышы һәм көнкүреш проблемалары турында фикер алыштылар.

Район солдатларыбызда туган мәсьәләләрне хәл итүне, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итәчәк.
 Бөтен Әлмәт хәрбиләребез белән горурлана һәм батырлыклары  өчен рәхмәт белдерә. Хәзер ир-атларга өйләрендә көч тупларга, гаиләләре белән вакыт уздырырга кирәк, ди Әлмәт ррайоны башлыгы Тимур Нагуманов.

 

"Контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләргә аерым рәхмәт. Егетләр карарларын аңлы рәвештә  кабул иттеләр", - диде Тимур Нагуманов.

Хәзерге вакытта контракт буенча җыю бара. Башлык билгеләп үткәнчә, мондый карарны аңлы рәвештә кабул иткәннәрне хәрби хезмәткә җәлеп итү бурычы тора.

Шулай ук Тимур Нагуманов шәһәрдә мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү штабы эшләвен искәртте.

"Безнең эшчәнлек сезгә, якыннарыгызга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Беренче көннәрдән үк мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү штабы булдырылды. Хәзер дә эш дәвам итә. Без сезнең гаиләләрегез турында мөмкин кадәр кайгыртырга тиешлегебезне аңлыйбыз. Бу эштә безнең предприятиеләр, оешмалар бик актив катнаша. Күп кенә эш бирүчеләр шулай ук гаиләләргә һәм балаларга ярдәм күрсәтә", – дип сөйләде Тимур Нагуманов.

Тимур Нагуманов сүзләренчә, махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтү дәвам итә.

"Әйе, Без фронтның бик зур булуын аңлыйбыз. Без, әлбәттә, беренче чиратта, мобилизацияләнгән егетләрдән, контракт буенча хезмәт итүчеләрдән, район халкы составындагы волонтерлардан төзелгән частьларга, хәрби формированиеләргә ярдәм итүгә игътибар итәбез. Бу юнәлештә бездә бүген билгеле бер эш оештырылган», - диде Тимур Нагуманов.

 

Татарстанлылар контракт хезмәте турында мәгълүматны ТР Хәрби комиссариаты сайтында ала ала. Шулай ук телефоннар аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8 (843) 221-44-52, 8 (843) 221-44-53, кайнар линия 117.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның ВК сәхифәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса