Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яшь эшмәкәрләр ярминкәсе узды

Анда яшьтән үк бизнес нигезләрен үзләштерүче балаларның хезмәтләре һәм товарлары тәкъдим ителде.

Әлмәттә «Эшмәкәрлек фабрикасы. Балалар» бизнес-мәктәбе укучылары ярминкәсе узды.

Чарада район башлыгы Тимур Нагуманов катнашты. Ул күргәзмә материаллары белән танышты һәм балалар белән аралашты. Бизнес-мәктәп укучыларының берсеннән коктейль сатып алырга да өлгерде.

Ярминкәдә 20дән артык төр товар тәкъдим ителгән: 3D принтерда эшләнгән әйберләр, энҗедән бизәнү әйберләре, кәнфитләр, татлы ризыклар, компьютер тычканы өчен келәмнәр, балавыз, шәмнәр һәм башка күп нәрсәләр.

Мәктәпнең өлкән педагогы Эльвина Быкова сүзләренчә, курсларда балалар фикердәшләр табалар һәм эшмәкәр-укытучыларның көчле тирәлеге хисабына үсеш алалар. Теория, максат кую, вакыт белән идарә итәргә өйрәнәләр, үз проектларын иптәшләре алдында яклыйлар. Әгәр проект инвестиция комиссиясе тарафыннан хупланса, балаларның үз бизнесларын үстерү өчен грант алу мөмкинлеге дә бар.

Шулай ук яшь эшмәкәрләр шәһәрнең иң яхшы предприятиеләренә йөриләр һәм практикада компанияләрнең бизнес-процесслары һәм аларның уңышлы хуҗалары белән танышалар.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса