Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шушы яктан, шушы туфрактан ул

Шушма елгасының уң як ярында урнашкан Елховой авылында гаҗәеп тырыш халык яши.

Инде шактый еракта калган 1932 елның август аенда авылда гади генә крестьян гаиләсендә бер малай дөньяга килә.

Әти-әнисе аңа Әгъзам дип исем кушалар. Заманалар авыр вакыт. Елховойда да гасырлар дәвамында ныгып урнашкан авыл тормышында катлау-лы үзгәрешләр була. Үзгәрешләр җиле олы кызлары белән бергә нәни Әгъзам да үсеп килгән Бадыйковлар гаиләсенә дә кагылмый калмый. Малайның әти-әнисе дә күмәк ху-җалыкка керәләр һәм гади колхозчы булып, хезмәт көннәренә бил бөгәләр. Еллар узгач, гаилә ишәя төшә - тагын өч бала туа. Тик, ни кызганыч, 1941 елның май аенда, Әгъзамга әле 9 яшь тә тулмаганда, әниләре вафат була. Өйдәге барлык эш-мәшәкатьләр олырак балалар җилкәсенә төшә. Әтисе - Хәмәтдин абый Чирмешән район хәрби комиссариаты тарафыннан хезмәткә чакырыла, әмма гаилә хәле буенча аны җиде тапкыр өенә кире кайтаралар: ул яңадан өйләнеп, балаларны яңа хатыны белән калдырырга тиеш була. Әмма ләкин мондый хәл булмый кала - ир балаларын кочаклап саубуллаша да сугышка китә. Һәм шуннан бүтән әйләнеп кайтмый - хәбәрсез югала.

Тормыш дәвам итә. Әгъзам еш кына колхоз идарәсенә азык-төлек белән ярдәм итүләрен сорап бара. Үсмер баланы кире бормыйлар, кулдан килгәнчә ярдәм итәләр. 1943 елда аны һәм энесен Чирмешән районы Лашман авылындагы балалар йортына алып китәләр. Ел ярым торганнан соң, аларны кабат туган авылларына кайтаралар. Әгъзам аңлый: исән калу өчен бөтен булган мөмкинлекләрне кулланырга кирәк. Малай колхозга ат караучы булып эшкә урнаша, колыннар көтә... Шулай көн күрәләр, исән калалар.

1951 елда Әгъзам Совет Армиясе сафларына китә, өч ел хезмәт итеп, өлкәнәеп, ныгып кайта. Ул вакытка инде олы апасы кияүгә чыккан була, әмма калганнарына нәкъ менә Әгъзам терәк-таяныч була да. Ул сәүдә белән шөгыльләнә башлый, тора-бара бу өлкәдә гаҗәеп сәләтен һәм җитәкче талантын ача. Барысы да авыл кибетендә сатучы булудан башланып китә. Соңрак аны халык өчен ашамлыклар һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итүнең бердәнбер чыганагы булган авыл кибетенә мөдир итеп билгелиләр.

Әгъзам Хәмәтдин улы күп көчен һәм вакытын булган биналарны реконструкцияләүгә һәм яңаларын төзүгә багышлый. Сельпо администрациясе штаты киңәйтелгәннән соң, хезмәткәрләрнең барысын да урнаштырырга, эш өчен шартлар тудырырга кирәк була. Нәтиҗәдә яңа, уңайлы бина төзеп керәләр. Әгъзам Бадыйков җи-тәкчелегендә сельпо Әлмәт районында гына түгел, республикада да алдынгылыкны яулый. Ул хәтта Татарстан исеменнән Мәскәүгә СССР кулланучылар коалициясе съездына бара. Озак вакытлар дәвамында Татпотребсоюз советы әгъзасы булып тора.

Алга таба Әгъзам Хә-мәтдин улын хезмәт эшчәнлегендә тагын да зуррак үзгәрешләр көтә. Аны Кләмәнтәйдәге «Урожай» колхозына партоешма секретаре, ә бер елдан «Россия» колхозы рәисе итеп билгелиләр. Тамыры белән җиргә береккән кеше буларак, ул гаять зур җаваплылык таләп иткән әлеге эшне җанын-тәнен биреп башкара, үз кул астындагылар белән бик тиз уртак тел таба. Иртәдән кичкә кадәр ул эштә булган вакытта йорт-хуҗалыкны алып бару, балаларны тәрбияләү мәшәкатьләре озак еллар авыл кибетендә сатучы булып эшләгән хәләл җефете Хәнифә җилкәсенә төшә.

Колхоз составында үзәкләре берничә торак пунктта урнашкан бригадалар шактый булганлыктан, Әгъзам Хәмәтдин улы колхоз белән идарә итү үзәген Чуваш Сәрәненә күчерергә карар итә. Анда типовой кирпеч бина җиткерәләр. Чуваш һәм Рус Сәрәне арасында 400 башка исәпләнгән сыер абзары төзелә, колхозның башка бригадаларында да терлекчелек фермалары эшли. Фермаларда һәм кырларда йөзләгән кеше хезмәт куя. Авылларда тормыш кайнап тора. Колхозчылар үз хуҗалыкларында күпләп мал-туар һәм кош-корт асрыйлар. Колхоз аларга печәнен, бөртеген, фуражын биреп тора.

Кләмәнтәй авыл Советы һәм аның җи-тәкчесе белән тыгыз элемтәдә торып, Әгъзам авылларны газлаштыруга күп көч куя. Ул җитәкчелек иткән елларда булган мөһим вакыйгаларның тагын берсе - Чишмә районы авылларыннан кешеләрне Рус Сәрәненә күчерәләр. Халык элекке яшәү урынында озак еллар юлсызлыктан, эчәргә яраклы су чыганагы булмаудан газап чигә, текә яр буйлап төшеп, Шушма елгасыннан чиләкләп су ташый торган була. Башка проблемалары да җитәрлек. Ярдәм сорап Әгъзамга мөрәҗәгать иткәннән соң, ул аларга күченергә һәм эшкә урнашырга ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Һәм сүзен-дә тора.

1987 елда Әгъзам Бадыйковны «Ерсубайкино» СНП җитәкчесе итеп күчерәләр, анда ул 1993 елга кадәр эшли. Шулай ук туган авылында да сельпоны үстерә. 67 яшендә лаеклы ялга китә, әмма анда да кул кушырып утырмый - Елховой авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе булып эшли.

Унынчы дистәсен ваклаган Әгъзам Бадыйков бүген 8 оныгы, дүрт оныкчыгының кайгырту-игътибарын тоеп яши. Авылда зур хөрмәт казанган, туган туфрагында сизелерлек эз калдырган бу шәхес төрле чараларга еш чакырулы, шулай ук мәчеткә йөри, бик күп газета-журналлар яздырып ала һәм укый. Хәерле-бәрәкәтле гомерләр сезгә, Әгъзам Хәмәтдинович!

Владимир Кожуков
Ерсубайкино авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса