Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә хатын-кызлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

Биш оешма эш урыннары тәкъдим итте.

Әлмәтнең "Россия эше" кадрлар үзәгендә хатын-кызлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чара "Минем карьерам «Бердәм Россия» белән" гарантияле әңгәмә форматында узды.

Ярминкәдә эш урыннарын биш оешма тәкъдим итте:ИК-8, «Мобиль Телесистемалар» ГАҖ, «РАДА» ҖЧҖ,  «Мирас» спорт комплексы, 11 нче мәктәп.

Тәкъдим ителгән вакансияләр арасында җитештерү һәм хезмәт бүлмәләрен җыештыручы, кастелянша, сатучы, рәссам, урам җыештыручы, кече тәрбияче, кухня эшчесе, бухгалтер, пешекче, кассир һ. б. бар.

Ярминкәдә 57 кеше булды, эш бирүчеләр үзләре өчен яраклы дәгъва кылучыларны сайладылар, дип хәбәр итә кадрлар үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса