Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике әлмәтле инвалидны индивидуаль реабилитацияләү һәм абилитацияләү программасы буенча автомобильле булды

Бу җитештерүдә бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар.

Татарстан республикасы буенча Россия социаль фонды бүлеге җитештерүдәге бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләргә автомобильләр тапшырды. Яңа автомобиль ачкычларын тапшыру тантанасы 28 февральдә узды. Аларны 33 кеше алды, тагын 4 машина тапшырылачак.

Яңа автомобильләргә ия булучылар арасында Әлмәтнең ике кешесе – Булат Абдрахманов һәм Владимир Стуков бар.

"Кагыйдә буларак, автомобиль, социаль реабилитация чарасы буларак, терәк-хәрәкәт аппаратын авыр бозуларга китергән кешеләргә билгеләнә. Инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасы медицина-социаль экспертиза органнары тарафыннан рәсмиләштерелә, автоның конкрет модификациясен күрсәтеп»,-дип төгәлләштерделәр ТР буенча Россия Федерациясе социаль фонд матбугат хезмәтендә.

Автомобильләр, аның сәламәтлеге һәм физик мөмкинлекләре таләпләреннән чыгып, конкрет алучы өчен җиһазландырылган. Дәүләт ярдәменең бу чарасы кешегә актив тормышка һәм кайбер очракта профессиональ эшчәнлеккә кайтырга мөмкинлек бирә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса