Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Артем Хохорин Әлмәттә «Нур» психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә булды

Кунакка биометрик система һәм компьютер программасы ярдәмендә диагностика ничек узуын күрсәттеләр.

Әлмәткә эш визиты белән Татарстан республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин килде. Полиция генерал-лейтенанты шәхси составка Әлмәт районы буенча эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкчене тәкъдим итте. Анда полиция полковнигы Олим Отакулов билгеләнде. Элегрәк ул Россия эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы булып эшләгән.

Аннары Артем Хохорин район башлыгы Тимур Нагуманов белән бергә «Нур»да  психологик ярдәм үзәгендә булды. Кунакка биометрик система һәм компьютер программасы ярдәмендә шәхес диагностикасы ничек узуын күрсәттеләр.


Шулай ук кече яшьтәге балалар белән белгечләрнең эшен күрсәттеләр, эмоцияләр бүлмәсен, «бәхет формуласы» практикасы уза торган ачык бүлмәне, психологик ярдәм үзәгенең үз методикасын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса