Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

8 нче төзәтү колониясе «Безнең ишегалды», «Имин шәһәр» программаларында катнашачак

8 нче төзәтү колониясе башлыгы Әлмәт муниципаль районы башлыгы белән очрашты.

8 нче төзәтү колониясе начальнигы Сергей Конюхов Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Денис Косарев белән эшлекле очрашу уздырды.

Чара кысаларында бюджет оешмалары һәм муниципаль предприятиеләр тарафыннан төзәтү учреждениесе территориясендә заказлар белән бәйле сораулары каралды. Фикер алышуларның берсе колониянең  "Безнең ишегалды" һәм "Имин шәһәр" программаларында  катнашуы турында булды.

Ишегалларын һәм иҗтимагый мохитне төзекләндерү өчен продукция җитештерү тәҗрибәсен исәпкә алып,  йорт яны территорияләрен җиһазландыру өчен төрле металл конструкцияләр җитештерү турында алдан килештеләр.

 

Фото: Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса