Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ел башыннан Әлмәттән 43 000 кубометрдан артык кар чыгарылган

Шәһәрдә 2 млн 500 кв. метр юл кардан чистартылган.

Һава шартлары юлчылардан төгәл, оператив һәм сыйфатлы эшләүне таләп итә. Шәһәр автомобиль юллары  хезмәткәрләре куелган бурычны үти, төнлә идарә көче белән Әлмәт юлларының 2 млн 500 кв.метры кардан чистартылды. Шәһәр урамнарында 25-30 берәмлек техника эшли, 28 кеше җәмәгать урыннарында кар яву нәтиҗәләрен бетерү өчен хезмәт куя.

- Эш тәүлек буе оештырылган. Ленин, Шевченко, Совет урамнары, шулай ук Герцен, Радищев, Гафиятуллин урамнары, җәмәгать транспорты тукталышлары һәм аларга якын килү юллары беренче чистартыла. Шәһәр юлларының торышы канәгатьләнерлек, халык гаризалары буенча оператив рәвештә чаралар күрергә тырышабыз, - дип хәбәр итә «Шәһәр автомобиль юллары»  баш инженеры Рафис Нуришанов.

Предприятие 350 км автомобиль юлларына, 150 км тротуарларга һәм 115 км велосипед юлларына хезмәт күрсәтә. Ел башыннан шәһәрдән 43 000 кубометрдан артык кар чыгарылган, 600 тонна минераль галит кулланылган.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса