Берәүләр алдый, икенчеләре алдана
Сыр бушка икән, димәк, ул капкында. Капкынның хикмәтләрен күпләр белергә тиеш. Тик...
Виртуаль җинаятьчелек көннән-көн арта, интернет-мошенникларның корбаннары арасында өлкәннәр генә түгел, хәзер яшьләр дә бик күп.
Әлмәт җирлегендә 2021 елда кырыгалдарлар белән бәйле 390 очрак теркәлгән булса, 2022 елда инде бу сан 444 кә җиткән. Мошенниклар тарафыннан интернет челтәрендә һәм телефоннар аша алдау очракларының арта баруы борчылырга мәҗбүр итә. Районда бу уңайдан бүгенге көндә хәл ничек тора һәм кырыгалдарлар кармагына ничек эләкмәскә? Бу турыда редакциябезнең махсус кунагы - Әлмәт эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәтенең өлкән инспекторы Резеда Нәҗип кызы Мөхәмәтдинова сөйләде.
- Мошенниклык белән бәйле җинаятьләр чын мәгънәсендә баш авыртуына әйләнде. Ничек кенә алдамыйлар кешеләрне - улыгыз яки кызыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте дип шалтыраталар. Бу очракта аеруча пенсионерлар зыян күрә. Шушындый сәбәп белән генә татарстанлыларны 80 миллион сумга алдаганнар. Күп җинаятьләрнең башы корбанга «Сезнең якын кешегез - балагыз, туганыгыз юл һәлакәтенә очрады, аңа тиз арада ярдәм кирәк» дигән сүзләр белән башлана. Куркыныч хәбәрдән югалып калган кеше уйламыйча җинаятьче ни әйтә шуны эшли башлый. Ышандыру өчен мошенниклар башта стационар телефоннан хәбәргә чыгалар, соңыннан сөйләшүне кәрәзле телефоннан дәвам итәләр, акчаны теге яки бу счетка күчерүне сорыйлар. Курьер-арадашчы аша «тере» акча алу очраклары күп. Ә гомумән алганда узган елда интернет-аферистлар халыктан өч миллиард сумга якын акча каерып алганнар.
Бушлай сайтларга керүчеләр дә мошенник-лар кармагына эләгә, сату-алу, инвестицияләр, төрле эчтәлектәге хезмәт күрсәтү өлкәләрендә дә алдаучылар һәм алданучылар байтак. Финанс пирамидаларына эләгеп зыян күрүчеләр дә күп. Әлеге очракларны анализлаганнан соң, шундый нәтиҗә ясарга була - мошенник-лар кармагына тиз ышанучан кешеләр һәм җиңел юл белән, артык тырышлык куймыйча күп итеп акча эшләү теләге булганнар ешрак эләгә. Әле менә шул инвестицияләр белән бәйле яңа очрак теркәлде. 27 яшьлек хатын-кыз интернетта өстәмә хезмәт хакы эшләү турындагы игъланга тап була. Билгесез затлар аңа шалтыратып, акча эшли башларга тәкъдим иткәннәр, аңа сатылган акцияләрдән табышның 80 % ын күчерергә вәгъдә биргәннәр. Бу ханым 1000 сум күләмендә беренче взносын кертә, тик шунда ук кире уйлый һәм акчасын кире кайтарырга тели, тик аңа акчасын кире кайтару өчен зур суммада акча күчерергә кирәк була. Мошенникларны хатын-кыз керткән акча күләме канәгатьләндерми. Шулай да алар әлеге ханымны үгетләп, ике арадагы хезмәттәшлекне туктатмаска кушалар, ул ышана һәм нәтиҗәдә 426 733 сумлык берничә займ рәсмиләштерә, тик барыбер үзе керткән 1000 сумын кире кайтара алмый. Бүген бу очрак буенча җинаять эше кузгатылды. Берсүзсез, мошенниклар зур осталык белән эш итә, шуның өстенә алар кеше психологиясен нечкә тоемлый. Шуңа күрә дә әлмәтлеләргә чит номерларны бөтенләй алмаска киңәш итәр идем. Бу уңайдан бик яхшы тәҗрибәм бар - мин дә, әни дә татарча сөйләшә башлыйбыз. Шуны да искәртер идем - җинаятьчеләрнең ышандыру, инандыру көче югары дәрәҗәдә, алар белән махсус психологлар эшләгәне мәгълүм. Полиция хезмәткәрләре үтә беркатлылык аркасында килеп чыккан әлеге күңелсез вакыйгалар булмасын өчен әлмәтлеләрнең уяу булуларын сорый. Ә инде шикле шалтыратулар булган очракта кичекмәстән 02 һәм 39-23-10 телефоннары аша дежур бүлеккә шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.
Исән-имин булыйк, алданмыйк.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа